news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гидрометеоүзәк: Татарстанда ял көннәрендә +16 градуска кадәр генә җылы булачак

Циклонлы һава торышы Татарстанда ким дигәндә атна ахырына кадәр калачак, температура фоны тагын бераз түбәнәячәк. Бу ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан күренә.

Тәүлеклек уртача һава температурасы нормадан 2-4 градуска түбәнрәк булачак, ди синоптиклар.

Җомга һәм шимбә көннәрендә, 27 һәм 28 июньдә, республикада һава шартларын көньяктан килгән циклон билгеләячәк. Күпчелек районнарда яңгырлар ява, 27 июнь көнне иртән һәм көндез урыны белән көчле яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда яшенле яңгыр явуы ихтимал, җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәя, көндез боз яву ихтималы да бар.

Төнлә термометр баганалары +9..+15 градус күрсәтәчәк. Көндез һава +16..+22 градуска кадәр генә җылыначак.

Якшәмбе, 29 июньдә, циклон әкренләп көнчыгышка таба чигенә башлаячак һәм Татарстан аның тыл өлешенә туры киләчәк. Урыны белән кыска вакытлы, яшенле яңгырлар явуы ихтимал. Төнлә +9..+14 градус, көндез +17..+ 22 градус булачак.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, дүшәмбе һәм сишәмбе, 30 июнь һәм 1 июль көннәрендә республика территориясендә төрле интенсив яңгырлар белән салкынча һава торышы сакланачак. Тәүлекнең якты вакытында температура фоны +18дән +23 градуска кадәр булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot