news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гидрометеоүзәк: Татарстанда -7 градуска кадәр суыта

Гидрометеоүзәк: Татарстанда -7 градуска кадәр суыта
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Агымдагы атнада Татарстанда кышкы һава торышы урнашачак. Яңгыр һәм җепшек кар рәвешендәге явым-төшем акрынлап кар белән алышыначак, урыны белән бураннар һәм көчле җил көтелә. Атна ахырына һава температурасы -7 градуска кадәр төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Сишәмбе көнне, 24 ноябрьдә, төнлә республиканың көнчыгыш өлешендә урыны белән кар һәм җепшек кар явачак. Һава температурасы -2...-7 градус булачак.

Көндез Татарстанның көнбатыш һәм көньяк районнарына Балкан циклонының җылы фронты якынлашачак. Кар, җепшек кар, урыны белән буран һәм тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк көчле җил көтелә. һава температурасы -2...+ 1 градус була. Тәүлек дәвамында юлларда урыны белән бозлавык һәм кар боткасы булуы ихтимал.

Чәршәмбе, 25 ноябрьдә, төнлә республикада урыны белән кар, җепшек кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшем булачак. Кайбер районнарда буран һәм көчле җил саклана. һава температурасы 0...-3 градус тәшкил итәчәк. Көндез явым-төшем бераз кими, һава 0...+ 3 градуска кадәр җылына. Юлларда урыны белән бозлавык һәм кар боткасы саклана.

Пәнҗешәмбе, 26 ноябрьдә, Татарстан циклонның тыл өлешендә булачак. Төнлә урыны белән, ә көндез республика территориясенең күпчелек өлешендә кар явачак. Һава температурасы төнлә -2...-7 градуска кадәр төшәчәк, көндез 0...-5 градус булачак.

Синоптиклар фаразлавынча, 27 һәм 28 ноябрьдә дә Татарстанда бераз кар явуы көтелә. Температура һаман түбәнәя бара: төнлә термометр баганалары -4...-7 градус, көндез -2...-5 градус күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot