Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гидрометеоүзәк: Россиядә климатның җылыну процессы дөньядагыдан тизрәк бара
Россиядә климатның җылыну процессы тулаем алганда дөньядагыдан тизрәк бара. Бу хакта ТАСС агентлыгы Гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе Романа Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.
«Без глобаль җылыну турында сөйләгәндә, аның киңлек һәм вакытка бәйле үзенчәлекләре бар, - дип аңлатты белгеч. – Россиядә климатның җылыну процессы дөньядагыдан күпкә тизрәк бара».
Шунысы игътибарга лаек, урта киңлекләрдә бу процесс, мисал өчен, тропик төбәкләргә караганда күбәк (2,5 тапкыр) сизелә. Төньяк киңлекләрдә исә бу күрсәткечләр тагын да югарырак (3,5 тапкыр).
РФ Президенты Владимир Путин да «Валдай» дискуссия клубының пленар сессиясендә Россиядә климатның җылыну темплары югары булуына игътибар иткән иде. Ул әлеге проблеманың җитди нәтиҗәләргә китерәчәген искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз