news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гидрометеоүзәк: Киләсе атна башында Татарстанда температура +24 градуска кадәр күтәрелә

Гидрометеоүзәк: Киләсе атна башында Татарстанда температура +24 градуска кадәр күтәрелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Киләсе атна башында Татарстанда һава температурасы +24 градуска кадәр күтәреләчәк. Шул ук вакытта 21 сентябрьдә урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә, ә 22 сентябрьдә көндез явым-төшем ихтималы аз. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәгендә хәбәр иттеләр.

Якын көннәрдә, 18 һәм 19 сентябрьдә, республика антициклон йогынтысында булачак. Коры һәм уртача җылы һава торышы көтелә. 18 сентябрьдә төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал.

Төнлә температура +2..+8 градус була, 18 сентябрь көнне көндез +16...+21, 19 сентябрьдә - +18..+23 градус.

Якшәмбе, 20 сентябрьдә, төнлә явым-төшем ихтималы зур түгел, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә температура +4..+9 градус чикләрендә булса, көндез һава +18..+23 градуска кадәр җылына.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 21 сентябрьдә урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал, ә 22 сентябрьдә явым-төшем ихтималы аз. Көндез температура +19..+24 градуска кадәр күтәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot