news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гидрометеоүзәк бу кышта Россиядәге һава торышын нормаль түгел дип атады

Бу кышта Россиядә климатик нормага туры килгән һава торышы бөтенләй булмады диярлек. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, мондый калынлыктагы кар илдә берничә дистә ел күзәтелмәгән.

«Быел һава торышының йөз төрлегә әйләнүе, әлбәттә, нык тәэсир итә, - дип белдерде белгеч РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында. – Климатка туры килгән нормаль кышкы һава торышы бик аз булды».

Искәртеп узабыз, соңгы көннәрдә Татарстанда аномаль салкын һава торышы күзәтелә. Әмма, синоптиклар вәгъдә иткәнчә, ялларда вазгыять үзгәрәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot