news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гидрометеотүзәктә бу атнада Татарстанда җепшек кар яварга мөмкин булуы турында сөйләделәр

Гидрометеотүзәктә бу атнада Татарстанда җепшек кар яварга мөмкин булуы турында сөйләделәр

Актив циклоннар Россиянең Европа территориясенең үзәк өлешендә һава торышына йогынты ясый.

«Мәскәүдәге кебек интенсив процесслар безнең төбәктә булмаячак. Якын арада явым-төшем күбесенчә яңгыр, урыны белән җепшек кар буларак көтелә», - дип хәбәр итте ТР Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь.

ТР Гидрометүзәгенең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина аңлатканча, алдагы төндә республикадаа һава температурасы -1..+4 градуска кадәр төшә. 9 апрельдә көндез һава +5..+10 градуска кадәр җылытачак.

«Алдагы тәүлектә без, нигездә, төнлә салкын фронт узганда явым-төшем көтәбез. Ул яңгыр рәвешендә яварга мөмкин, урыны белән җепшек кар булачак», - диде Трущина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100