news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гидрометеорология үзәге: Ял көннәрендә Татарстанда суытачак

Киләсе атна башында республикада уртача җылы һава торышы булачак.

Гидрометеорология үзәге: Ял көннәрендә Татарстанда суытачак
архив

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”). Бу ялларда Татарстанда һава торышы кабат үзгәрәчәк. Эссе һава торышына алмашка салкынча көннәр киләчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Бүген, 20 июльдә, көнбатыш циклон йогынтысында җылы һава торышы булачак. Төнлә кайбер районнарда томан төшәчәк. Көндез 28 градус җылы булачак. Урыны белән яңгыр яварга, яшен булырга мөмкин. Яшен вакытында җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк.

“21 һәм 22 июльдә республикада тотрыксыз һава торышы булыр дип фаразлана. Атмосфера фронтлары керү аркасында яңгырлар, яшен һәм көчле җил көтелә”, - дип кисәтә синоптиклар.

Һава температурасы да төшә башлаячак. Төнлә 11 градус, көндез 21-26 градус җылы булачак. Якшәмбе көнне 19, ә дүшәмбе 24 градус җылы булачак. Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан исәчәк.

Беренчел фаразлар буенча, сишәмбе, 23 июльдә һәм чәршәмбе, 24 июльдә Татарстанда уртача җылы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар яварга һәм яшен булырга мөмкин. Көндез һава температурасы 20-25 градус җылы булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100