news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гидрометеорология үзәге Яңа ел төнендә һава торышының нинди булачагын әйтте

Идел буенда көндез һава температурасы -2…-7 градус, төнлә -4…-9 градус булачак, ди синоптиклар.

(Казан, 31 декабрь, ”Татар-информ”). Синоптиклар Россиядә Яңа ел төнендә һәм 2018 елның беренче көннәрендә җепшек һава торышын фаразлый.

"Россиянең үзәк өлкәләрендә 31 декабрьдән 1 гыйнварга җиңелчә суык көтелә, - дип сөйләгән "Российская газета"га Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе лабораториясе җитәкчесе Людмила Паршина. - Термометр баганасы илнең үзәк өлешендә минус икедән, Европаның төньягында минус дүрткә кадәр күрсәтәчәк”. Иделнең уңъягында атмосфера фронты уза, шунлыктан Идел буеның төньягында һәм башка өлешләрендә яңгыр катыш юеш кар көтелә.

31 декабрьдә Идел буеның төньягында һава температурасы минус икедән плюс бергә кадәр булачак. Ә уртача алганда, Идел буенда көндез һава температурасы -2…-7 градус, төнлә -4…-9 градус булачак, ди синоптиклар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot