news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гидрометеорология үзәге Татарстанда бозлавык һәм көчле җил турында кисәтә

Төнлә һава температурасы -4 градустан 1 градуска кадәр була, көндез 4 градуска кадәр күтәреләчәк.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә көчле җил һәм бозлавык көтелә, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.

Җил төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә көчәячәк. Бу вакытта аның тизлеге секундына 15 метрга җитү ихтималы бар.

Синоптиклар мәгълүматына караганда, бозлавык төнлә һәм көндез барлыкка килергә мөмкин.

Төнлә һава температурасы -4 градустан 1 градуска кадәр була, көндез 4 градуска кадәр күтәреләчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100