news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гидрометеорология үзәге гыйнвар - февраль айларында көчле салкыннар буласын фаразлады

Киләсе ике айда Россиянең Европа өлешендә төрле һава торышы көтелә.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Киләсе ике айда Россиянең Европа өлешендә төрле һава торышы көтелә. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән «Парламентская газета» хәбәр итә.

«Гыйнвар һәм февральгә килгәндә,<...> җылы көннәр шактый булачак. Әмма бер үк вакытта температура 20-25 градуска кадәр булган бик көчле салкыннар чоры да килә», — дип искәртте белгеч.

Ул нәкъ менә хәзер салкыннар яки җылыну көтелә дип төгәл әйтеп булмый, дип өстәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100