Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гидрометеорология үзәге: Һава шартлары начарлануы көтелә
Төнлә кайбер районнарда кыска вакытлы буран чыгарга мөмкин.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген, 16 ноябрьдә кич, 17 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә юлларда бозлавык булуы ихтимал, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.
17 ноябрьдә болытлы һава, көндез аязучан болытлы. Урыны белән җепшек кар явачак.
Төнлә кайбер районнарда кыска вакытлы буран. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең юнәлеше төньяк-көнбатышка күчәргә мөмкин. Төнлә иң түбән температура -3 градус, көндез иң югары температура 2 градус җылы булачак.
Юлларда – бозлавык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз