news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гидрометеорология үзәге яшен, боз һәм көчле җил турында кисәтте

Якын көннәрдә Татарстан территориясендә аномаль эсселек сакланачак, әмма һава торышы үзгәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ» га бүген ТР Гидромет башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

«Иртәгәдән һава торышы тотрыксыз булачак. Яшен, боз явуы, җилнең көчәюе ихтимал», - дип кисәтте ул.

Алдагы ялларда атмосфера процесслары акрынлап үзгәрә. Температура әлегә югары саклана: төнлә минималь температура +14...+20 градус тәшкил итәчәк, көндез һава +27...+32 градуска кадәр җылыначак.

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә урыны белән яшенле яңгырлар һәм җилнең көчәюе ихтимал. Һава торышының тотрыксыз булуы киләсе атна башында сакланачак. Урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар явачак, көндез термометр баганалары +32 градуска кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot