Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гидрометеорология үзәге якындагы көннәрдә Татарстанда аномаль җылылык вәгъдә итте
Якындагы көннәрдә Идел буе федераль округы төбәкләрендә аномаль җылы һава торышы көтелә. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде. ТАСС шул хакта яза.
Киров һәм Ульяновск өлкәләрендә, Мари Эл һәм Татарстанда һава температурасы +24 градуска кадәр, Пенза өлкәсендә +25 градуска кадәр фаразлана. Метеоролог сүзләренчә, мондый температура нормадан 7-9 градуска югары. «Могҗиза-һава торышы Идел буе федераль округында да булачак», - диде ул.
Моннан тыш, Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, Үзәк, Төньяк-Көнбатыш, Урал федераль округлары, шулай ук Якутия төбәкләрендә аномаль җылылык көтелә.
Бүген көндез Татарстанда һава температурасы +15..+20 градуска, Казанда +18 градуска кадәр күтәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз