news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ял көннәрендә Татарстанда җылы булачак

Ял көннәрендә Татарстанда җылы булачак

Бүген һәм иртәгә Татарстанда яңгырлы салкынча һава торышы көтелә — термометр баганалары көндез +17 градустан югары күтәрелмәячәк. Шулай да, ял көннәрендә республикада янә җылыта, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Яңгырлар сакланачак, әмма 9 сентябрьдә һава температурасы көндезге сәгатьләрдә +17.. +22 градуска кадәр күтәрелә. Якшәмбе, 10 сентябрьдә, бераз салкынрак булачак — +15.. +20 градус.

Киләсе атна башында һава торышының циклон характеры сакланыр, дип фаразлана. Аз гына яңгырлар, төньяктан җил булырга мөмкин. Төнлә җылылык 6-11 градус, ә көндез 14-19 градус градус көтелә. Шулай итеп, синоптиклар әйтүенчә, уртача тәүлеклек температура нормага якынлаша.

Элегрәк метеоролог татарстанлыларга әбиләр чуагы башлануын кайчан көтәргә икәнлеген сөйләгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot