news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гидрометеорология үзәге Татарстанга әбиләр чуагы килүе турында хәбәр итте

Гидрометеорология үзәге Татарстанга әбиләр чуагы килүе турында хәбәр итте
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Сентябрьдә Татарстанда антициклон тәэсирендә болытсыз һәм җылы явым-төшемсез һава торышы урнашты. Республикага әбиләр чуагы килде, төбәк халкы якын көннәрдә аның җылысыннан ләззәтләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га бүген Татарстан Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте.

«Әбиләр чуагы - рәсми метеорологик термин. Әбиләр чуагына явым-төшемсез, болытсыз, җылы һава хас, бу антициклон тәэсире белән аңлатыла», - диде метеоролог.

Агентлык әңгәмәдәше билгеләп үткәнчә, күрше төбәкләрдә - Чувашия, Удмуртия, Марий Эл, Мордовия, Ульяновск, Самара, Киров һәм Түбән Новгород өлкәләрендә дә коры һәм җылы һава торышы урнашкан.

«Антициклон масштаблы. Сентябрь башында Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлешендә һава торышының охшаш булуы күзәтелә. Якын арада һава торышы үзгәрмәячәк», - дип ачыклык кертте Феликс Гоголь.

news_right_1
news_right_2
news_bot