news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гидрометеорология үзәге Татарстанга әбиләр чуагы килү-килмәү турында сөйләде

Хәзер Татарстан салкын төньяк-көнбатыш антициклоны йогынтысында тора. Якындагы атнада ул Россиянең бөтен Европа территориясендәге һава торышына йогынты ясаячак. Бу хакта «Татар-информ»га бүген ТР Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте.

«Әбиләр чуагы - сентябрьдә яки октябрьдә явым-төшемсез җылы вакыт. Бүген кояшлы һәм коры һава торышы, әмма моны әбиләр чуагы дип атап булмый. Әбиләр чуагы - Азов антициклоны белән бәйле процесс. Әлеге антициклон төньяк-көнбатыштан килеп чыккан, ул республика территориясенә салкын һава массалары китерә, алар акрынлап көндезге сәгатьләрдә җылыну хисабына трансформалашачак», - дип сөйләде ул.

Атна ахырына Татарстанда бераз җылыта, әмма әбиләр чуагының икенче дулкыны әлегә көтелми.

«Якын көннәрдә температура фоны, сентябрьдәге кебек, климатик нормадан югары булмаячак. Бик җылытмый, әмма явым-төшем дә көтелми», - дип өстәде Гоголь.

news_right_1
news_right_2
news_bot