Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гидрометеорология үзәге Татарстанда якындагы декадада булачак һава торышы турында сөйләде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Июньнең беренче декадасында Татарстанда һава температурасы климатик нормадан бер градуска югарырак булыр дип көтелә, ул якынча 16 градус фаразлана. Бу хакта «Татар-информ»га бүген ТР Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте.
«Май аенда безнең территориядә шактый озак вакыт антициклон өстенлек итте, һәрвакыт югары температура фоны, югары басым күзәтелде, явым-төшем булмады. Аңа алмашка төньяк циклон белән бәйле фронталь зона килде. Бу циклон фронтлары тәэсирендә без салкын һава массаларына эләктек», - дип билгеләп үтте ул.
Гоголь мәгълүматлары буенча, якын көннәрдә Татарстан территориясендә һава торышы циклонлы, явым-төшемле булачак. Кыска вакыт эчендә җилнең көчәюе, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитүе ихтимал.
«Һава аязучан болытлы була. Апрель азагындагы көннәр белән чагыштырганда температура фоны түбәнрәк булыр, дип көтелә. Әмма көндез һәм төнлә һава температурасы 0дән югары була, якын арада кырау төшүе көтелми», - дип аңлатты «Татар-информ» әңгәмәдәше.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз