news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гидрометеорология үзәге: Татарстанда сентябрь нормадан бер градуска җылырак булачак

Гидрометеорология үзәге: Татарстанда сентябрь нормадан бер градуска җылырак булачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда сентябрь аенда уртача һава температурасы климатик нормадан бер градуска югары булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта хәбәр итә.

Тулаем алганда, көзнең беренче аенда республика өчен климатик норма – 11,9 градуска, Казан өчен 12,3 градуска тигез. Шул рәвешле, уртача һава температурасы +12,9 һәм 13,3 градус тәшкил итәчәк.

Сентябрьдә айлык явым-төшем күләме нормага якын булыр дип көтелә, ул төбәк өчен – 48 миллиметрга, аның башкаласы өчен 50 миллиметрга тигез, дип искәртә синоптиклар.

Татарстанда август ахыры климатик нормадан 4-6 градуска югарырак булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100