Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гидрометеорология үзәге Татарстанда кырау булу ихтималы турында кисәтте
Сентябрь башында Татарстанда аномаль җылылык күзәтелүгә карамастан, төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы урыны белән 0 градуска кадәр төште. Бу хакта «Татар-информ»га бүген ТР Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте.
«Якын көннәрдә көндез температура фоны нормадан югарырак булачак, ә төнлә — шактый салкын. Кайбер көннәрдә төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы урыны белән нульгә кадәр диярлек төште һәм +1.. +2 градус тәшкил итә иде. Әмма кырау төшмәде», - диде ул.
Агентлык әңгәмәдәше аңлатканча, хәзер Россиянең Европа территориясендә антициклон өстенлек итә. Төнлә һава температурасы болытлы булмау аркасында түбәнәя.
«Салкынайту күзәтелде, җылылык атмосфераның югары катламнарына каршылыксыз чыга иде. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә кырау булу ихтималы бар, әмма әлегә бик зур түгел», - дип йомгаклады Гидрометеорология үзәге җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз