news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гидрометеорология үзәге Татарстанда һава торышы тотрыксыз булуы турында кисәтте

Якындагы көннәрдә Татарстанда тотрыксыз һава торышы көтелә. Республикага яңгыр, боз яварга мөмкин, әмма һава температурасы күпкә төшмәячәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, иртәгә яшенле яңгыр, боз яварга мөмкин. Һава температурасы төнлә +15..+20 градус һәм көндез +21..+26, урыны белән 31 градуска кадәр фаразлана.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, иртәгә республика территориясендә яңгыр һәм көчле җил көтелә. Көндез һава температурасы урыны белән +32 градуска кадәр җитәргә мөмкин.

Чәршәмбе яшенле яңгыр, урыны белән боз яву ихтимал. Һава температурасы +15..+20 градус, төнлә +21..+26, урыны белән 31 градус фаразлана.

1 июньдә һава торышы үзгәрә. Төнлә яңгыр һәм яшен булырга мөмкин, әмма көндез атмосфера фронты китү сәбәпле, явым-төшем туктаячак. Төнлә һава температурасы +11..+16 градус, ә көндез +21..+26 градус була.

Якынча мәгълүматлар буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә һава торышы җылы, урыны белән бераз яңгыр көтелә. Көндез һава температурасы +21..+27 градуска кадәр фаразалана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100