Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гидрометеорология үзәге: Татарстанда гыйнвар ае нормадан бер градуска җылырак була
Татарстанда 2025 елның гыйнвар ае нормадан бер градуска җылырак һәм гадәттәгечә карлы була. Бу ТР Гидрометеорология үзәгенең айлык фаразыннан билгеле булды.
1-31 гыйнвар аралыгы өчен климат нормасы гомумән республикада -10,9 градус, ә Казанда -10,0 градусны тәшкил итә. Шулай итеп, уртача һава температурасы -9,9 һәм -9,0 градус була.
Әлеге фараз чынга ашкан очракта, бу температура фоны декабрь азагы белән чагыштырганда сизелерлек дәрәҗәдә түбәнәюне аңлатачак (синоптиклар мәгълүматларына караганда, кышның беренче аеның соңгы ункөнлегендә уртача һава температурасы климатик нормадан җиде градуска югарырак булырга мөмкин).
Шул ук вакытта гыйнварда явым-төшем күләме климатик нормага якынлашыр дип көтелә. Норма исә ТР башкаласында 46 миллиметр, ә төбәктә 33 миллиметрны тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз