news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гидрометеорология үзәге: Татарстанда эсселек тиздән кими башлаячак

Россия Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразлары нигезендә, Татарстанда 30 градустан артык эсселек тиздән кими башлый.

Инде пәнҗешәмбе, 14 июльдә үк, термометр баганалары 27-28 градустан артык күтәрелмәячәк, ә җомга көннән башлап, уңайлы көндезге температура урнаша, ул +23... +24 градус булачак.

Моннан тыш, атна дәвамында явым-төшем ихтималы зур, бу шулай ук эссе һава торышын җиңеләйтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot