news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гидрометеорология үзәге Татарстанда быел җәен булачак һава торышы турында сөйләде

Гидрометеорология үзәге Татарстанда быел җәен булачак һава торышы турында сөйләде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда быел җәй эссе була. Җәйнең һәр аенда һава температурасы нормадан югарырак булачак, дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га бүген ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

«Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, Татарстанда киләсе язгы һәм җәйге сезоннарда вегетация чорында һава температурасы нормадан бер градуска югарырак була. Явым-төшем норма чикләрендә булачак, дип көтелә», - дип сөйләде ул.

Сентябрьдә Татарстанда һава температурасы нормадан бер градуска һәм аннан да күбрәккә югарырак булачак, дип фаразлана. Синоптик мәгълүматларына караганда, киләсе җәйдә давыл, өермә, боз яву кебек куркыныч метеорологик күренешләр булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot