news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гидрометеорология үзәге Россиянең яңа төбәкләренә һава торышы фаразлары төзи башлады

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү федераль хезмәте ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләре өчен һава торышы фаразын әзерли башлады. Бу хакта РИА Новости ведомство җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

Вильфанд билгеләп үткәнчә, ул төбәкләр белән Төньяк Кавказ гидрометеорология хезмәте идарәсе шөгыльләнә. Хәзер фаразларның төгәллеген, ышанычлылыгын арттыру өчен яңа төбәкләрнең һава торышы параметрлары базасы формалаша.

30 сентябрьдә узган референдумнар нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе составына ике яңа республика һәм ике өлкә керде.

news_right_1
news_right_2
news_bot