news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гидрометеорология үзәге: Казанга көек исе күрше төбәкләрдәге урман янгыннарыннан килде

Казан халкы социаль челтәрләрдә урамда көек исе сизелүе турында яза. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенендә белдерүләренчә, мондый күренеш томанлы һава (мгла) буларак квалификацияләнә. Ул Татарстан белән күрше төбәкләрдәге урман янгыннарына бәйле.

Аерым алганда, янгын исе республикага көньяк-көнбатыштан – Ульяновск өлкәсе, Чувашия һәм Мордовиядән килә. Анда урманнар яна.

Казандагы атмосфера һавасының пычрануын күзәтү постлары мәгълүматларыннан күренгәнчә, углерод оксидының рөхсәт ителгән күләм концентрациясеннән артып китү күзәтелми. Әйтик, бүген иртәнге 7 сәгатьтә бу концентрация 0,5-1,8 мг/м3 тәшкил иткән, рөхсәт ителгән күрсәткеч – 5,0 мг/м3.

«Татар-информ» моңа кадәр Роспотребнадзорның Татарстан бүлеге Казан һавасын янгын калдыкларына тикшерүен хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100