news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гидрометеорология үзәге Идел буе федераль округында апрельдә аномаль җылы турында кисәтте

Апрельдә Идел буе федераль округында Россиянең Европа өлешендәге кебек аномаль җылы була. Урыны белән явым-төшем күләме шулай ук нормадан югарырак фаразлана. Бу хакта ТАСС Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

«Апрельгә фараз шундый – Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлешендә температура нормадан шактый югары», - диде ул.

Белгеч сүзләренчә, мондый һава торышы шулай ук Үзәк, Төньяк Кавказ, Урал, Көньяк округларда урнаша. Урал белән Себернең төньяк өлешендә һава температуралар нормага сыеша, йә бераз түбәнрәк, шул ук вакытта Приморьеда, Хабаровск краенда һәм Камчаткада югарырак булырга мөмкин.

«Төньяк-Көнбатыш федераль округының төньяк төбәкләрендә явым-төшемнең нормадан артуы фаразлана. Бу Карелия, Мурманск өлкәсе, Ямал-Ненец автономияле округы», - дип ачыклык кертте Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе.

Явым-төшемнең нормадан артуы шулай ук Идел буе федераль округының көньягында һәм Себернең көньяк-көнбатышында, Хабаровск районында, Красноярск крае үзәгендә һәм Якутиянең көнбатышында күзәтеләчәк.

Шул ук вакытта кайбер территорияләрдә явым-төшем кытлыгы фаразлана. Бу Көньяк федераль округка, Якутиянең төньяк өлешенә, Чукотка, Байкал аръягы, Амур өлкәсенә кагыла. Шуңа бәйле рәвештә монда янгын чыгу куркынычы бик иртә барлыкка киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100