news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гидрометеорология үзәге апрельдә Татарстанда озакка сузылган салкыннар турында сөйләде

Бу атнада Татарстанда уртача тәүлеклек һава температурасы климатик нормага әйләнеп кайтты. «Татар-информ» агентлыгы якындагы ункөнлеккә һава торышы фаразын ТР Гидрометеорология үзәгендә белде.

«Якын көннәрдә һаваның уртача тәүлеклек температурасы нормага якын яки нормадан бер градуска түбән була. Ә якындагы ункөнлектә, 8-17 апрельдә, Казанда һава температурасы климатик нормадан бер градуска югарырак», - дип хәбәр итте ТР Гидрометүзәгенең метеопрогнозлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина.

Ул апрельдә мондый һава торышы нормаль санала, дип аңлатты. Әмма март аенда татарстанлыларны шатландырган аномаль җылылык сәбәпле, кешеләр аны шактый салкын дип кабул итә.

«Атна ахырына кадәр республикада салкынча һава торышы саклана. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы урыны белән начар булыр дип көтелә, көндез һава максималь рәвештә 12 градуска кадәр җылыначак», – дип өстәде Трущина.

Россия Гидрометүзәгенең озак вакытлы фаразы буенча, Татарстанда апрельдә уртача айлык һава температурасы климатик нормадан бер градуска югарырак булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot