Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гидрометеорология үзәге җәй көне Татарстанда куркыныч метеокүренешләр турында кисәтте
Җәй көне Татарстанда куркыныч метеорологик күренешләр – җил-давыллар, яңгыр, боз һәм өермә булырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте.
«Җәй көне конвекция белән бәйле куркыныч күренешләр өстенлек итә. Һава массаларының артык җылынуы исәбенә җир өслегенә якында яңгыр болыты формалашуына ярдәм итүче процесс үсеш ала. Нәтиҗәдә куркыныч күренешләр – җил-давыллар, яңгыр, боз, өермә барлыкка килә», - диде ул.
«Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов билгеләп үткәнчә, теләсә нинди куркыныч метеорологик йогынты санаулы сәгатьләр һәм минутлар эчендә формалаша. Мондый күренешне фаразларга мөмкин булган чор нәкъ шундый ук. Еш кына куркыныч метеокүренешләр эсседән салкынча һава торышына күчү чорларында була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз