news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гидрометеорологик үзәктә февраль аена һава торышын фаразладылар

Кышның соңгы ае илнең зур өлешендә гадәти булачак. Ләкин Европа территориясенең төньягында һәм Себернең төньягында температура традицион февраль күрсәткечләреннән бераз артып китәчәк. Февральдә болай да суык була торган Ерак Көнчыгышта исә, аерым алганда, Якутия, Чукотка һәм Камчаткада гадәттәгедән салкынрак булачак. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина сөйләде, дип яза «Российская газета».

Синоптик сүзләренчә, үзәктә төннәрен уртача салкын һава торышы өстенлек итәчәк — -5..-10 градус, ә көндез температура -1..-6 градус тирәсендә торачак. Ләкин -25 градуска кадәр салкыннар да булырга мөмкин. Һәм көндез -17 градуслы суыклар булуы да ихтимал.

Ленинград, Псков һәм Новгород өлкәләрендә дә шундый ук һава торышы фаразлана. Дөрес, мондый ук салкыннар көтелми.

Көньяк төбәкләрдә көндез һава +3..+5 градуска кадәр җылына башлый. Ә Кара диңгез яр буенда февраль аенда «җылылык тәрәзәләре» ачыла — температура +20 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Төньяк Кавказда исә әле -22 градуска кадәр төнге салкыннар булачак.

Уралда февраль аенда кыш хакимлек итә — Чиләбе, Свердловск һәм Курган өлкәләрендә төнлә -15, көндез -10 градус тирәсе салкын. Төнге салкыннарда -35 градуска кадәр. Себернең көньягында төннәрен -25 градуслы салкыннар көтелә. Көнбатыш Себердә төнлә -20 градус тирәсе, көндез дә артык җылытмый. Якутиядә тагын да салкынрак: төнлә -40 һәм көндез -30 градус.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100