news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гидрометеоүзәктә Идел буе федераль округында кайчан җылытачагы хакында сөйләделәр

Алдагы көннәрдә округта температура аномалиясе сигез-тугыз градус тәшкил итәчәк.

Гидрометеоүзәктә Идел буе федераль округында кайчан җылытачагы хакында сөйләделәр

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Яңа атнаның беренче көннәрендә Идел буе федераль округында аномаль салкын һава торышы сакланачак. Бу көннәрдә температура нормадан сигез-тугыз градуска түбәнрәк булачак. ТАСС агентлыгы шул хакта хәбәр итә.

«Идел буе федераль округында алдагы атнаның беренче көннәрендә элеккечә үк аномаль салкын һава торышы сакланачак, температура нормадан сигез-тугыз градуска түбәнрәк булачак. Бары тик пәнҗешәмбе көнне генә бераз җылыта», - дип искәртте Гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.

Моннан тыш, бу көннәрдә Россиянең Европа өлешенең төньягында кар яварга һәм бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Тын океан яр буенда, Приморье краенда һәм өлешчә Төньяк Кавказ федераль округында көчле җил көтелә. Магадан өлкәсендә җилнең тизлеге урыны белән секундына 25-30 метрга кадәр җитәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot