news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гидрометеоүзәк алдагы биш көндә аномаль җылы һава торышы булачагын вәгъдә итте

Европа өлешендә аномалия нормадан – 4-12, Азия өлешендә 4-7 градуска югарырак булачак.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Алдагы биш көндә Россиядә гадәти булмаган җылы һава торышы көтелә. Әйтик, Европа өлешендә аномалия нормадан — 4-12, Азия өлешендә 4-7 градуска югарырак булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы Гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

«Россиядә алдагы биш көндә температурага бәйле вазгыять тыныч — аномалия уңай. Илнең Азия өлешендә температура нормадан — 8-12, ә Европа территориясендә 4-7 градуска югарырак булачак», — диде белгеч.

Ул билгеләп үткәнчә, 3 февральдән аномалия көчәячәк һәм тагын да җылытачак: илнең Азия өлешендә ул 16 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100