news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптик Татарстанда аномаль җылы һава торышы урнашуы турында хәбәр итте

Хәзер Татарстанда температура аномалиясе бик зур, кайбер көннәрдә ул нормадан 5-6 градуска артып китә. Март ахырына кадәр һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Температура фоны күпьеллык уртача күрсәткечләрдән югарырак булыр дип көтелә», - диде ул.

Синоптик быелгы һава торышының үзенчәлеген билгеләп үтте. Көндез Казанда һәм республиканың көнбатыш районнарында термометрның терекөмеш баганасы +5..+11 градуска кадәр күтәрелә, ә төнлә урыны белән минус 5 градуска кадәр төшә.

news_right_1
news_right_2
news_bot