news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гидрометүзәк: Татарстанда шимбәгә кадәр җылы булачак

Иртәгә республикада көндез +6 градус һәм төнлә -14 градус фаразлана.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Якындагы көннәрдә Татарстанда һава торышының яхшыруы көтелә. Көндез температура 7 градуска кадәр күтәреләчәк, төнлә -6 градустан түбән булмаячак. Әмма ял көннәрендә тагын бераз салкынайта.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә республикада көндез +6 градус һәм төнлә -14 градус фаразлана.

Чәршәмбе көнне төнлә һәм иртән термометрның терекөмеш баганасы 0..-5 градус күрсәтәчәк, урыны белән -9 градуска кадәр. Көндез +2..+7 градус булачак. Явым-төшем ихтималы аз. Синоптиклар пәнҗешәмбе, 24 мартта, шундый ук һава торышы вәгъдә итә.

Җомга урыны белән бераз кар яварга мөмкин, әмма һава торышы җылы булачак. Төнлә һава температурасы -1. -6 градус, ә төнлә 0..+5 градус фаразлана.

Әмма шимбә һава температурасы төшәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -4..-13 градус, ә көндез -1…+4 градус булуы көтелә. Моннан тыш, Татарстанның көнбатыш ягында кар һәм көчле җил көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot