Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гидроцикл хуҗаларына Казансуның табигатьне саклау зонасына кергән өчен җәза бирәчәкләр
Гидроцикл хуҗаларына Казансу елгасының табигатьне саклау зонасына кергән өчен җәза бирәчәкләр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хокук бозучыларны рейд вакытында тотканнар. Махсус статуска ия Казансу зонасын тикшергәндә, Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәге инспекторлары һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре елга буйла гидроциклда сәяхәт итүче туристларга тап булган.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе
Аларга беркетмә төзегәннәр. Шулай ук гидроциклның вакытында техник карау узмавы ачыкланган – моның өчен шулай ук штраф каралган.
«Мондый рейдлар алга таба да дәвам итәчәк», - дип кисәттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз