news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гидравлик сынаулар үткәрү сәбәпле, май аенда Казан йортларында кайнар су булмаячак

Су булмаячак йортларның тулы графигы белән Казан мэриясе порталында танышырга мөмкин.

 (Казан, 14 май, «Татар-информ»). Май аенда Казанның кайбер йортларында кайнар су белән тәэмин итү булмаячак. Гидравлик сынаулар (опрессовка) һәм ремонт эшләре үткәрү сәбәпле, кайнар су бирү туктатылып торачак. Су торак йортларда да, социаль өлкә объектларында да — балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, хастаханәләрдә, мәдәният учреждениеләрендә дә булмаячак.

Май аенда кайнар судан өзеп тору шәһәрнең Авиатөзелеш, Яңа Савин һәм Мәскәү районнарында «Татэнерго» АҖ (Казан җылылык челтәрләре) челтәрләренә тоташтырылган кайбер йортларга кагылачак.

Су булмаячак йортларның тулы графигы белән Казан мэриясе порталында танышырга мөмкин.

Регламент нигезендә, опрессовкаларга бәйле рәвештә кайнар су белән тәэмин итүне туктатып тору өч көннән, планлы ремонт эшләре булганда өч атнадан да артмаска тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100