news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г.Ибраһимов исемендәге институт 25 томлык «Татар халык иҗаты» басмасын тәкъдим итте

Г.Ибраһимов исемендәге институт 25 томлык «Татар халык иҗаты» басмасын тәкъдим итте
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Татарстан Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан әзерләнгән 25 томлык «Татар халык иҗаты» академик басмасының 9 томы дөнья күргән. Җыентык татар халык авыз иҗатының барлык жанрларын үз эченә алган.

Томнар мифологиягә (1 том), йола фольклорына (1 том), әкиятләргә (6 том), мәкаләләр һәм әйтемнәргә (2 том), риваятьләр һәм легендаларга (2 том), бәетләргә (2 том), мөнәҗәтләргә (1 том), мәзәкләргә (1 том), балалар фольклорына (2 том) һәм башкаларга багышланган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татар халык иҗаты» академик басмасын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

25 томлык академик басмада татар халкының моңарчы басылып чыкмаган фольклор мирасын киң аудиториягә җиткерү, халык иҗаты әсәрләрен популярлаштыру, тарихның билгеле бер этабында мәдәни ядкярләрне теркәү, татар фольклоры буенча купьеллык тикшеренүләр нәтиҗәләрен бер фәнни «түбә» астында берләштерү максаты белән әзерләнгән. Җыентыкта фәнни басмаларда элек дөнья күргән, фәнни әйләнешкә беренче тапкыр кертелгән, кыр тикшеренүләре барышында җыелган, архивларда сакланган, фәнни-теоретик тикшеренүләр, комплекслы фәнни экспедицияләр нәтиҗәсендә табылган материаллар урын алган. Бу хакта Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Ильмир Ямалтдинов сөйләп узды.

«2000нче еллар ахырыннан бирле без ел саен экспедициягә чыгабыз, һәр экспедициядә 15ләп татар авылында булып кайтабыз. Соңгы 15 елны гына алып карасак, безнең институт белгечләре 400дән артык татар авылында булган. Шул рәвешле халык иҗаты әсәрләре җыела, институтның халык иҗаты бүлеге хезмәткәрләре фәнни нигезләргә таянып, фәнни алымнар кулланып әлеге материалларны басмага әзерли – өйрәнә, эшкәртә, классификацияли, системага сала. Бу зур, күләмле эш», – ди ул.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Ким Миңнуллин 25 томлык академик җыентыкның әһәмиятен ассызыклап, 70-90нчы еллар аралыгында басылган беренче 13 томлык «Татар халык иҗаты» тупланмасын искә алды.

«1976-1993 елларда «Татар халык иҗаты» күптомлыгы барлыгы 13 китап булып чыккан иде. Әлеге китаплар бүгенге көндә библиографик сирәк басмаларга әверелеп бетте. Аларның эчтәлеге, бүгенге көн күзлегеннән караганда, инде шактый фәкыйрь күренә. Шушыны күздә тотып, замандашларыбызга, киләчәк буыннарыбызга, татар дөньясына яңа «Татар халык иҗаты» тупланмасын 25 томда тәкъдим итү безнең өчен зур бер миссия булып тора. Институтыбыз «Бүгенге шартларда, тизлек заманында халык иҗаты ни дәрәҗәдә сакланган, аның жанрлары бүген дә яшиме, аларны юллап алу, җыю, туплау, 13 томнан 25 том ясау мөмкинме?» кебек сорауларга җавап эзләү белән шөгыльләнә. Әлеге 25 томлык тупланманың дөнья күрә башлавы – шушы сорауларга безнең җавабыбыз булып тора», – диде ул.

25 томлыкның мифология һәм йола фольклорына багышланган ике томын институтның халык иҗаты бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Ләйлә Дәүләтшина әзерләгән. Аның әйтүенчә, академик җыентыкның әлеге ике томы – татар фольклористикасы тарихында беренче тапкыр татар халкының мифологик күзаллавын һәм йола мәдәниятын бер система буларак тәкъдим итүче зур хезмәт.

«1976-1993 елларда чыккан 13 томлык басманы искә алсак, мәсәлән, анда берничә томга чәчелеп барлыгы 15-20 текст мифологик хикәят, риваять, ышанулар, йолалар бирелгән. Безнең 25 томлыкның ике томы тулысы белән татар халык мәдәниятының шушы ике өлкәсе – мифология һәм йола фольклоры турында гомуми күзаллауны булдыруга, хәзерге фән күзлегеннән чыгып, табылган материалларны системага салуга багышланды. Бу ике өлкәгә караган материаллар төрле жанрларда тәкъдим ителде: легенда һәм риваятьләр, тыюлар, йола җырлары, ырымнар, ышанулар. Моннан тыш, биредә гомуми мифологик күзаллауны формалаштырган, йоланың структур төзелешен аңлаткан тасвирый текстлар да бар. Мифология һәм йола мәдәниятын шушылай комплекслы өйрәнүне без беренчеләрдән булып башкарып чыктык», – диде ул.

Әкиятләргә багышланган 6 томны институтның халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова әзерләгән. Аның сүзләре буенча, 6 томлык фәнни хезмәтнең зур өлешен институт тарафыннан уздырылган фольклор экспедицияләреннән алып кайтылган эксклюзив табышлар – моңарчы дөнья ишетмәгән, белмәгән әкиятләр тәшкил иткән.

«1940нчы елда Г.Ибраһимов исемендәге институт белгечләре Себергә фольклор экспедициясенә юл тота. Себернең Новосибирск, Төмән, Омск, Томск өлкәләрендә булалар. Иң беренче билгесез әкиятләрне шуннан язып алып кайталар. Алар безнең томнарга кертелде. Моңарчы аларның берсе дә дөньяга чыгарылмаган иде әле. 6 томлык әкиятнең зур өлеше – нәкъ әнә шул фольклор экспедицияләреннән алып кайтылган кадерле табышлар. Әкиятләрне сөйләтеп, диктофонга яздырып алып кайтасың, сәгатьләр буе яздырылган язмаларны расшифровкалыйсың, диалекталь сөйләм үзенчәлекләре аркасында туган кыенлыклар белән эш итәсең, сүзлекләр ярдәмендә озаклап текстны төзисең – томнарда урын тоткан әкиятләрнең һәрберсе әнә шундый хезмәт нәтиҗәсендә бастырылган», – ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100