news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үги баласын чүкеч белән кыйнаган ир-атны җиде елга колониягә җибәргәннәр

Ир-ат үз гаебен танымаган.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Яшел Үзән суды 35 яшьлек ир-атны рәшәткә артына җибәргән. Ул алты яшьлек үги улын кыйнаган.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Осиново бистәсендә яшәгән ир-ат 2019 елда берничә тапкыр үзенең үги баласын кыйнаган. Баланы күралмау сәбәпле, ул баланы идәнгә ташлаган, мебель аяклары, бала арбасы һәм чүкеч белән кыйнаган.

Ир-ат үз гаебен танымый. Малай балалар тавыннан егылып төшү сәбәпле имгәнгән, дип белдерә. Суд ирне гомуми режим колониясенә җиде елга җибәргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot