news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Үги” авыллар һәм тормыш шартлары, яки кечкенә авылның зур проблемалары

Рушания АЛТАЙ

 "...без бүген туган туфрагыннан
Аерабыз күпме җаннарны.
Аңлар микән берәр бу түрәләр
Илгә килгән бу моң-зарларны.(Индус Мәрданшин)".

Татар халкын авылларсыз күз алдына китерү бик авыр. Кендек каны тамган, дөньяга тәүге аваз салган, беренче адымнарын аткан урын буларак кына түгел, туган телебез, гореф-гадәтләребез, милли мәдәниятебез яшәтелгән, сакланган урын буларак та әһәмиятле ул. Авыллар гомер бакый җәмгыятьне туендыручы, әхлакый-тәрбияви сыйфатлар бирүче изге урын булган. Илебездә сәяси системалар алмашынып торган чорда авылларга караш төрле булды, нәтиҗәдә, аларның байтагы җир йөзеннән мәңлеккә юкка чыкты... Авыллар белән бергә хәтер, тарих, ядкәрьләр югалды. Күпме матурлыклар, күпме гаилә истәлекләре, үрнәк яки гыйбрәт булырлык язмышлар, тарих кайнаган нигезләр гасырлар чоңгылына күмелде. Авыллары юк ителгән кешеләрнең кайтып сыеныр почмаклары, үткәннәрне искә алып юаныр ихаталары, зиратларында әрвахлары катында баш ию мөмкинлеге калмады.

Мостафин зираты, таралган фермасы, үләт чокыры, югалган акчалары

Бүген дә авылларны саклап калу проблемасы актуальлеген югалтмый. Хәзерге чор авылларның дошманы дип дәүләтнең битарафлыгын, бер яклы карашын гына атап узу җитәрле түгел: аларга дөньякүләм барган глобализация куркынычы яный. Әкрен-әкрен халкыбызның милли кыйммәтләрен үз эченә йота бара ул. Татар авыллары татар булудан чыга. Ихаталарда сыер мөгерәве, сарыклар мәэлдәве, каз-үрдәк бакылдавы сирәгәйгәннән - сирәгәя бара. Көз җиткәч, сыдырылган каз-үрдәк каурыйлары авыл урамнарын бизәми инде. Кызларыбыз бирнә дип өзгәләнми, алар синтепон мендәрләргә риза. Сугым вакыты дигән төшенчә юкка чыкты. Бәрәңге бакчаларында җил сызгыра. Кибетләрдә бәрәңгесе дә, ите-мае да бар, янәсе. Сугыш елларының авырлыгын, ачлы-туклы яшәүнең газабын күргән, ул тормышны башыннан кичергәннәр сирәгәйгәнгәмедер, бүгенге буын кешеләре Җир-Анага табынуны ятсынганнан-ятсына бара.

Сарман районы Мостафин авылы кешеләре исә авылсыз калган милләттәшләренең язмышын яхшый аңлый. Алар 50-60 хуҗалыклы кечкенә генә авылларын теләсә нинди шартларда да саклап калу өчен тырышалар. Бигрәк тә зиратларын. Җәй җиттеме, авыл халкы зиратларын җыешырырга тотына. Бу - күптәнге гадәт. Авыл башындагы “бакыйлык йорты”н тәртиптә тотуның изге эш икәнен тирән аңлый алар. Зиратта аркылы-торкылы яткан бер таяк, авып төшкән бер агач, чытырманлык хасил итүче бер куак күрермен, димә. Гөлҗимеш, сирень, америка талы кебек әрсез куак вә агачларны утыртмаска тырышалар. Һәр ел кабер араларындагы үләнне яхшылап чабалар. Зиратның бер почмагына урнашкан кирәк-ярак әйберләр куела торган кечкенә йортта да һәрвакыт тәртип. Ул авылдашлар ярдәме белән төзелгән. Зиратны әйләндереп алган такта коймалар авыл халкының үз көче белән искергән саен яңартылып тора. Соңгы елларда исә читтә яшәүче авылдашлар да зиратны төзекләндерүгә зур игътибар күрсәтә башладылар. Шундыйлардан эшкуар Нәҗип Зарипов бер елны тимер капка ясаткан әнә. Үткән җәй исә зиратның алгы ягын тотар өчен калай коймалар кайтарткан. Быел да башка якларын әйләндереп алырга дип кирәкле материаллар белән тәэмин иткән. Авыл ирләре исә өмә оештыруны матур гадәткә керткәннәр: эшкә комачаулаган агач ботакларын кисеп, чүпләрдән арындырдыганнар, чокыр казып, тимер баганалар утыртканнар һәм яңа койманы тотып та куйганнар.

Бу зиратта 20дән артык сугыш ветераны, 1921 ел ачлыгы корбаннары ята. Шулай ук авылның дин әһелләре, укымышлы затлары да биредә бакыйлык “йокыда”. Ә үз иленнән бигрәк чит илләрдә кыйммәтле галим булып танылган тарихчы Рәмзи Морадның бертуган сеңелесе Рузателҗинанның кабере монда булуы авылдашлар өчен тагын да зур әһәмияткә ия.

Сарман районы Петровка Заводы җирле үзидарәсенә караган авылларның зиратлары, гадәттә, җирле хакимиятнең булышлыгы белән төзекләндерелә. Каберстан кирәк-яракларын куярга агачтан кечкенә йорт салыр өчен халыктан акча җыю оештырылган. Петровка һәм Дими-Тарлау авыллары зират өйләре әнә шул акчага җиткерелгән дә инде. Ләкин Мостафин авылы кешеләренең, тиешле күләмне түләүләренә карамастан, кызганычка каршы, аның каршылыгын ала алганнары юк. Урамнан узучы газ торбаларын буярга акча җыйганга да инде шактый еллар узган, әмма һаман беркемнең буяу эше кузгатканы күренми, дип зарлана алар. Җыелган акчаларның язмышы да билгеле түгел. Тимер торбалар күгәргән килеш тора бирә. Тиздән алар тишелеп, тирә-юньгә газ чыгарып ята башлаячак. Бу коточкыч фаҗигагә сәбәп булырга мөмкин ләбаса!

50-60 хуҗалыклы бу кечкенә авылның проблемалары болар белән генә чикләнми. Авыл халкы, беренче чиратта, эшсезлектән тилмерә. Шуңа күрә алар 40- 60 чакрым ераклыктагы шәһәрләргә барып очсыз эшләрдә эшләргә дучар. Әле анысы да теләгән һәркемгә насыйп түгел. Дөрес, элек совхоз булган чакта бу авылда 1,5 мең баш сыер һәм 1,2 мең баш бозау фермасы гөрләп эшләгән. Ләкин ул бетерелгән. Тораклар исә әкренләп сүтелеп, куллана алмас хәлгә китерелгән. 1988-1989 елларда төзелгән бу ферманың авыл халкына файдасыннан күбрәк зыяны тигәндер, мөгаен. Ферма төзелә башлаганда ук үлгән терлекләрнең гәүдәләрен күмү урыны – үләт базы билгеләнмәгән: аларны еллар буе кул сузымындагы урман кырыена чыгарып ату белән генә чикләнелгән. Әле хәзер дә ферма артындагы урман буенда сыер, бозау скелетларын очратырга мөмкин. Баш, аяк сөякләре теләсә кайда аунап ята. Шулай ук хайван тизәкләрен түгү чокыры да авылга бик якында, торак йортлардан 100 метр ераклыкта гына урнашкан. Ярбуе урамының ындыр артында ул чакның биометрик чокыры әле һаман да чебен-черки җыеп, тирә-юньгә сасы ис таратып тора. Анда бала-чага да, сыер,сарык кебек хайваннар да төшеп һәлак булырга мөмкин. Аны куркынычсыз хәлгә китерү турында беркемнең уйлаганы юк. Халык анда чүбен илтеп түгә. Шул рәвешле, күмеп котылырга омтыла. Өстәвенә, бу биометрик чокырга терәлеп үк артезиан коесы урнашкан. Әйе, бу су чыганагы вакытында фермага да, авыл кешеләренә дә хезмәт иткән итүен. Ферма таралгач, ул ташландык хәлгә төшкән. Эчендәге насосы да юкка чыккан. Хәлбуки, дәүләтнең шактый чыгым тотып казыган бу коедан гомер буе файдаланырга булыр иде. Авылда һәркемнең ихатасында үз коесы бар-барын, әмма янгын вакытында сулары җитми. 2010 ел җәенең корылыгында су кытлыгы үзен бик сиздерде, ди алар. Ул елны ялгыш кына ут-күз чыккан булса, авылны коткарып булмаячагы көн кебек ачык. 17-18 чакрым ераклыктагы район үзәгеннән янгын машинасы килеп җиткәнче (аның үз суы беткәч, кайдан да булса янә су алуы кирәк) Мостафинның яртысы янып бетәргә мөмкин. Ул гына да түгел, барлык өйләр һәм абзар-кураларның түбәләре шифер белән ябылган. Кызган шифер кисәкләре 100-200 метр читтәге урманга коры яфраклар өстенә төштеме, ут телләренең бөтен агачлыкны ялап алуын көт тә тор. Кызган шифер кисәкләренең ничек шартлап еракларга очкынын янгын күргән кешеләр бик яхшы белә. Бу очракта дәүләтнең генә түгел, кешелекнең иң зур байлыгы, сәламәтлек, чиста һава чыганагы булган урман да көлгә әйләнергә мөмкин. Урман кырыендагы җирне сөреп кенә аны янгыннан коткарып булмый шул. Дөрес, “Чиста су” республика программасы нигезендә авыл башында яңа скважина урнаштырылып, урамга суүткәргече сузылды, ләкин халыкның бу бәхеткә ирешкәненә әле ике ел гына. Тик авыл җирлеге идарәсе анны, нигәдер, үз тырышлыгы, булдыклылыгы итеп күрсәтергә тырыша. Нигәдер, республика күләмендәге проект икәнлеге авылдашларга белгертелми. Авыл заманча системалы суга иреште, ләкин җир астына торбалар сузу өчен казылган туфрак, эш беткәч, тигезләнмичә калган. Авыл урамнарында бомба шартлаган диярсең: кая карама, - я чокыр, я түмгәк. Пөхтәлектән кайтыш мондый күренеш авыл урамнарына шыксызлык итеп тора.

Бүгенге көндә элеккеге ферма биналарыннан бары тик диварлар гына утырып калган, тирә-якны кеше биеклегендә билчән, тигәнәк, кычыткан, алабута кебек чүп үләннәре баскан. Ул урын авылның ямен алып тора. Ә бит аны менә дигән паркка яки бакчага әйләндерергә була. Һич югы гап-гади болынлык итеп калдыру да кыен эш түгел: мәйданны хәрабәләрдән арындырып, бульдозер белән җирне тигезләргә генә кирәк. Дөрес, бу урында кемдер кабаттан ферма эшләтергә теләге барлыгын да белдергән. Бик хуп. Ләкин терлек фермасының кешеләр яши торган җирдән ерактарак булуы хәерле, моңа чаклы ясалган хатаның яңадан кабатланмавы мәслихәт. Каш ясыйм дип күз чыгаруның мәгънәсе юк. Фермалар эшләткәндә авыл халкының сулар һавасын, эчәр суын, тирә-як экологик мохитенең чисталыгын кайгырту зурур, пычратырга беркемнең дә хокукы юк.

Көлсәң - көл, еласаң – ела...

Авыл халкын борчыган мәсьәләләрнең берсе - юл. Авылга асфальт беренче һәм соңгы тапкыр 1989 елда җәелгән. Ләкин, вакыт узу белән, ул таушалган, тишелгән, нәтиҗәдә, юллар чокыр белән тулган. Авыл урамы аша авыр транспорт белән керү тыелмаганлыктан, теләсә кем теләсә нинди техника белән йөри. Шул исәптән нефтьчеләрнең йөк машиналары да тузан өермәсе туздырып, көненә 6 -7 тапкыр уза. Хасил булган чокырлар йөрергә комачаулагач, берничә ел элек нефть оешмасы урам һәм авылга керү юлына таш түшәгән. Авыл җирлеге идарәсе урнашкан Петровка авылында да шул ук хәл. Ташлар шулчаклы эре ки, гадәти аяк киеме белән белән басарлык түгел. Авыл җирлегенең элеккеге җитәкчесе, Петровкада яшәүче Әнәс Габидуллин бу турыда болай ди: “Кибеткә барырга чыккан идем. Аягымда – җәйге аяк киеме. Аның белән ташлар өстенә басып булмый, аякны авырттыра. Өйгә кире кайтып, июль аеның челләсендә кышкы ботинкаларымны киеп чыгарга туры килде”. Көлсәң - көл, еласаң – ела. Нефть чыга торган төбәктә, итекченең итеге булмаган кебек, авыл халкы рәтле юлда йөрергә интегә.

”Ярар, нитәрбез”

Мостафиннан 500 метр читтә Зәй-Сарман магистрале уза. Район үзәгенә яки җирле идарә урнашкан Петровка авылына яисә Зәй шәһәренә барыйм дисәң, узгынчы машиналарга утырыр өчен әнә шул юлга чыгып басарга кирәк. Тик анда да проблема белән күзгә күз киләсең. Юл чатында кызу кояштан, салкын җилдән, яңгырдан, кар-бураннан ышыкланыр урын юк. Петровка җирле үзидарәсенә караган Алан авылында да шул ук хәл. Петровкадан Мостафинга кайтыр юлда, ничәмә-ничә елдан соң, ниһаять, бер тимер корылма китереп куйганнар. Ул туфракка ныгытып берткетелмәгән, көчлерәк җилдә аварга тора. Билгеле инде, ”Куйдыкмы? Куйдык!” өчен генә эшләнгән. “Диварына катырак терәлгәч, басуга таба ава язды. Көчкә тотып калдык. Берсенең үлеменә яки гарип калуына сәбәп булмаса ярый инде”, - дип борчыла мостафинлылар. Бу проблемалар җыелышларда берничә мәртәбә телгә китерелсә дә, хәл ителмәгән мәсьәлә булып кала бирә. Югыйсә, авыл юл чатларына тукталыш корылмалары кую бүгенге заманда югары цивилизация билгесе булып тормый. Ул - бары тик булырга тиешле гадәти хезмәт.

Чүплекләр дә заман таләпләреннән бик ерак. Алар тарау урнашкан һәм санитар-эпидемик кагыйдәләргә бөтенләй туры килми. Бу мәсьәләдә авыл халкының үзендә дә гаеп юк түгел. Тирә-як мохитнең пөхтәлеге, беренче нәүбәттә, аларның мәнфәгатенә хезмәт итә, әмма ләкин чүпне теләсә кая теләсә ничек түгәргә ярамаганлыгын аңлап җиткермиләр. Җирле идарә җитәкчелегенең дә бу мәсьәләгә игътибар юнәлтмәгәнлеге күренеп тора. Югыйсә, кискен кагыйдәләр һәм кануни таләпләр эшкә ярамый калмас иде. Авыл халкының чисталык, пөхтәлеккә битараф булганлыгын аңлар өчен Сабан туе уздырыла торган мәйданга гына күз ату да җитә. Бәйрәмнән соң калган бөтен чүп-чар, пыяла ватыклары ел әйләнәсенә җыелмый анда.

Мостафин авылы табигатьнең җәннәт кебек гүзәл почмагына, урман куенына сыенып урнашкан. Бәрәңге бакчасы белән урман арасында хәтфә үләнле яшел болынлык җәелеп ята. Авылны икегә бүлеп, бөдрә таллар, куе-кучкыл яшел зирәкләр арасыннан инеш ага. Аның ике башында да буа бар. Анда каз, үрдәкләр йөзә. Инеш инде саеккан, тарайган, буалар ләм белән тулган. 2010 елгы корылыкта аларда су калмады. Әнә шул җәйдә җирле идарә җитәкчеләре катнашында җыелыш уздырылды. Анда авыл халкы әлеге буаларны чистарту зарурлыгы, махсус техника белән ләмнән арындыру кирәклеге турында сүз кузгатты. Җитәкчеләр: ”Ярар, нитәрбез”, - дип киттеләр. Әммә ләкин бу темага кире борылып кайтучы булмады. Гомумән, бу авылда нинди проблема кузгатылса да, чишелеш тапмый.

Ихатасы инеш буенда урнашкан Мәдрага Хәйруллина инде ничә ел язгы ташу вакытында бакчасын һәм ишегалдын су басуыннан зарлана. Тик аның моң-зарын игътибарга алучы юк. Югыйсә, проблема хәл ителмәслек түгел. Ә сүзгә килгәндә, җитәкчелек “таулар күчерә”.

Янгыннардан исән калган мостафинлылар коты очып “авылдашын көтә

1997-1998 елларда Мостафин авылы үз гомерендә күрмәгән янгыннар белән көрәште. Шушы кыска вакыт эчендә авылда ихатасы янмаган кеше бармак белән генә санарлык калды, ди алар. Умартачы Өлфәт Нуретдиновларның гаражы һәм өе янды. Гомер буе ялгыз гомер иткән Саҗидә әби Халитованың мал-туары белән абзар-кураларыннан әсәр калмады. Мөхәммәтдинов Газизҗанның, Даутов Шәүкәтнең лапаслары көлгә әйләнде. Юныс Сөләймановның - абзары, аның күршесе Сөнгать Хәйруллинның - гаражы, остаханәсе, Закирҗан Хөсәеновның лапасы төнлә чыккан янгында юк булды. Кайчак бер төндә ике хуҗалыкның абзар-курасы янып кисәүгә калды. Халык бер янгынны сүндереп йокларга ятуга, икенче хуҗалыкта тагын янгын чыккан вакытлар да булды. Шул ук елларда ферманың 50 метрлы печән эскерте, авылдан бер чакрым читтәге бораулау манарасы да янды. Авыл мәдәният йорты да, бик бай китапханәсе белән бергә, көлгә әйләнде. Газинур Шәяхмәтовның, Солтан Мостафинның абзар артындагы печән кибәннәрен дә кемдер ут төртеп яндырды. Бу авылда майор, подполковник званиеле полиция хезмәткәре яшәвенә карамастан, җинаятьләр шаулап “чәчәк” атты. Ни гаҗәп, янгыннарның сәбәпләре бүгенгәчә анык ачыклана алмады. “Кечкенә генә авылда нигә бу чаклы еш янгын була соң?” - диеп, район җитәкчелегенннән дә килеп кызыксынучы булмады. 2010 елның җәендә бер ай эчендә берәр атна ара белән дүрт хуҗалыкта янгын чыкканчыга хәтле. Ул елны июнь ахырында авыл читендә беркем яшәми торган, электр белән газы да тоташмаган агач йорт янды. Бу өйнең хуҗалары Хурҗинан белән Фаяз Хәсәновлар күптән инде гүр иясе, алар үз көчләре белән җиткереп кергән яңа өйләрендә озак яши алмадылар. Балалары шәһәрдә тормыш итәләр. Бу янгыннан бер атна узуга 2 июль төнендә 79 яшлек Әминә Хәйруллинаның лапасы, салам торагы, остаханәсе, утынлыгы көл булды. Яңа җиткерелгән мунчаларын көчкә коткарып калдылар. Ләкин берничә көннән соң аңа билгесез затлар тарафыннан янә ут төртелде, бәхеткә, бүрәнәгә терәп яндырырга куйган чыра белән кәгазьләр сүнеп, агач яна алмый калган иде. Өченче атнада 80 яшьлек Зәйтүнә һәм Мисбах Сәхәбетдиновларның абзарлары белән мунчалары кара кисәүгә әйләнде. Куркуга төшкән авыл халкы йокламый башлады. Җыелыш җыеп, чиратлап нәүбәт тоту карары алдылар алар. Дүртенче атнада исә, 17 июль - полиция хезмәткәренең нәүбәте төнендә аның туганы- әтисенең апасы, 77 яшьлек Тәкъзимә Хөсәенованың лапасы, саламлыгы һәм җәй буе әзерләгән печәне янып бетте. Шунысын ассызыкларга кирәк: бу янгыннар гел төнлә белән була, кызганычка, абзар-куралардагы хайваннарны коткарып кала алмыйлар. Сыер, сарыклар, кош-кортлар янып үлә. Ә янгын сүндерелгәннән соң, хайван скелетларын барлап йөргәндә, 2 баш сарыкның, берничә тавык яки каз-үрдәкнең ким булуы ачыклана. Бу ут төртүчеләрнең әүвәл хайваннарны урлауларын, соңыннан ут төртеп качуларын исбатлый.

Бу вакыйгалардан соң авылда һәркем, нәүбәткә ышанып бетмичә, үз ихатасын үзе сакларга кереште. Абзар артларына урын җәеп, шунда төн чыга башладылар. Ләкин яңгырлы көз, кышкы зәмһәрир суыкларда абзар артында төн чыгып булмаганлыгы да билгеле. Район җитәкчелегеннән исә килеп караучы булмый. Авылның проблемалары “Эфир” һәм “Татарстан-яңа гасыр” телевидениеләреннән күрсәтелгәч кенә җирле хакимият Мостафин авылы барлыгын исенә төшерә. Район хакимият башлыгы урынбасары килеп вәзгыять белән таныша, эчке эшләр министрлыгының Сарман бүлекчәсе җитәкчесе дә җыелыш үткәреп китә. Иң кызыгы һәм кызганычы шунда: җинаятьчеләрнең кем икәнлеген бөтен кеше белә, шул исәптән җитәкчеләр дә. Ләкин, җинаять эшләнгән мизгелдә тотылмагач, беркем исбат итә алмый. Билгеле, бер янгынның да сәбәпләре ачыкланмый. Дөрес, кайберәүләр ел саен акча түләп барган иминлек корылышыннан бәла-каза өчен түләнергә тиешле сумманы алыр өчен, янгынны я электр чыбыгындагы контакт бозыклыгы, я яшен сугу сәбәпле булды, дип белдерергә мәҗбүр була янгын сүндерү һәм тәртип саклау органнарына. Чөнки сәбәбе ачыклангамаган янгын өчен иминлек корылышы акча түләмәскә дә мөмкин, ди алар.

Янгын чыгаручыларга килгәндә, бу турыда сериал сценарие язып булыр иде. 1980нче елларның ахырында Урта Азия якларыннан кайтып, туганнарының буш өенә урнашкан бер гаилә бу авылга шатлык китерми. Алар, чын мәгънәсендә, авылның күз көегенә әвереләләр. Ишекләрен йозак белән бикләүнең нәрсә икәнлеген белмәгән мостафинлыларның мунчаларыннан шампунь, ишек төпләреннән галош, верандаларыннан әле шешәле көнбагыш мае, әле банка белән кайнатма яки башка төр азык югала башлый. Тора-бара абзардагы каз-үрдәкләр дә, кичтән санап ябып куелган сарыклар да кими. Хокук саклау органы хезмәткәрләре урланган әйберләрне әнә шул гаиләнең ихатасыннан табып алалар. Үзе генә яшәүче өлкән яшьтәге тол Әнисә Хөсәенованың мунча верандасындагы орлыклык бәрәңгесе исә килмешәкләрнең Усайдагы туганнарыннан килеп чыга. Күрше дип, карт кеше, ялгыз хатын, дип тормаганнар, төнлә ишекне каерып ачып, капчык-капчык бәрәңгене күрше авылда яшәүче апаларына озатканнар. Кыш уртасында Тәлгать Хәйруллинның өенә тәрәзәдән кереп, суыткычын бушатып, акчаларын алып чыгалар. Ләкин тәрәзәдән чыкканда яулыклары төшеп кала. Зәйдә яшәүче Мөнир Галләмов авылдагы бабасының ишегалдында әлеге гаиләнең малаен көрәк-сәнәкләр алып чыгып барганда тота. Бу хәлләрдән соң авыл халкы өйләренә генә түгел, мунча, келәт, абзар кебек торакларына да зур йозак сала башлый, урам һәм ындыр капкалары төнгә бикләп куела. Берәр җиргә барып кайтырга кирәк булганда, күрше –күләннән ихатага күз–колак булуы сорала. Ләкин бурлык туктамый. Мостафинга кайтып берничә ел яшәүгә ирләре һәм әти-әниләре үлеп киткәч, тол калган ике бертуган хатын беркайда да тотына алмыйлар, эшсезлектән авыл халкы сыртында яшәргә дучар булалар. Бурлыкның сәбәбе әнә шул. Полициянең тикшеренүе файда итми. Балигълык яшенә җитмәгән балалары бар, дип, җинаятьләренә күз йомыла. 2010 нчы елгы янгыннарны да алар чыгарганын бөтен кеше белсә дә, чара күрелми. Авыл халкы районның хокук саклау бүлекчәсе җитәкчелеген кисәтә: әгәр бу җинаятьчеләргә каршы чара күрмәсәгез, тагын да аянычлы, олы җинаять эшләр алар, дип. Шулай була да. Иң төп явызлыкны эшләүче хатын башка авылда яши башлаган апасының өйдәш ирен үтерә. Бу юлы полиция балигълык яшенә җитмәгән баласы бар дип тормый, канун кушканча, кулга ала, мәхкәмә була һәм ирегеннән мәрүм итеп, колониягә озата. Ул төрмәгә кергәннән бирле авылда янгын чыкканы юк, караклык та онытылган. Тик авыл халкы, срогын тутырып кайткач, нишләрбез инде, дип бүгеннән үк куркып тора.

Хет егылып үл!

Мостафин авылының якты киләчәгенә өмет бик аз. Якынча 120 кеше яшәүче бу авылда башлангыч мәктәп бетерелгән. Аның бинасы бүгенге көндә клубка әйләндерелгән. Нибары 8 кв. метрлык кечкенә генә кибет эшли. Ләкин, суыткычы бәләкәй булганлыктан, кайбер азык товарлары кайтарылмый.

Бу авыл халкына яхшы медицина хезмәте күрсәтелә дип тә мактанып булмый. Элек авылда медпункт бар иде, анда эшләүче фельдшер бала тудырып, район үзәгенә күченеп киткәч, ике авылга бер шәфкать туташы калды. Ул Алан дигән авыл медпункында утыра. Көн дә берничә сәгатькә генә Мостафинга килеп китә. Фельдшер еллык ялга чыкса, бу авыллар бөтенләй медицина хезмәтеннән мәхрүм кала. Ә бит чир сорап килми, тормышта көтелмәгән әллә ниләр була: кемнедер елан чага, кемдер йөрәк өянәге кичерә, кемдер кадакка кадала, кемдер умарта корты чагудан аллергия була... Район хастаханәсеннән ашыгыч ярдәм машинасын чакырту яныңа дәүләт президентын китертүгә тиң. Авыруны фельдшер карамый торып, ашыгыч ярдәм машинасы килми. Хет егылып үл! Төн уртасында күрше авылдагы фельдшерны китертү үзе аерым проблема. Транспортың булса кулай, әлбәттә. Ләкин һәркемнең дә автомобиле юк. Дөрес, фельдшер бер километрлык ике авыл арасын җәяү генә дә уза ала. Ләкин кара төндә ялангач кыр һәм урман буеннан үтү аңа да җиңел түгелдер. Табигатьнең мәрхәмәтле чагы да, коеп яңгыр яуган, күз ачкысыз буран уйнаган мәле дә була. Фельдшер да - кеше, берәүләрнең газиз баласы, кадерле анасы, сөекле хатыны. Аның иминлеген кем кайгырта? Тормышы өчен кем җавап бирә?

Район хастаханәсе дә проблемалар белән тулы. Иң зурысы исә, минемчә, лифт булмавы. XXI гасырда бу бик сәер тоела. Безнең ил кешесе беренче булып галәмгә оча алган, ләкин авыруны бер кат югарыга менгерә алудан гаҗиз. Өч катлы хастаханәне төзегәндә нәрсә уйлаганнардыр, лифтның проектта булмавы - гафу ителмәслек күренеш. Ләкин техник белгечләр бу хатаны төзәтергә мөмкин булуын белдерәләр. Узган ел йөрәк өянәге кичергән 84 яшьлек әниемне 3 нче каттагы палатага урнаштырдылар. Аны беренче каттагы ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегеннән иң өске катка менгерү сират күперен кичү белән бер булды. Өске катларга күтәрелә торган баскыч аланы бик тар, 4 кеше күтәрә торган носилка белән анда сыешуы бик авыр. Авыруны әле тегеләй бордылар, әле болай авыштырдылар, бер күтәрделәр, бер төшерделәр. Тыныч ятарга тиешле хастаны дыңгыр-дыңгыр селкеттеләр дә селкеттеләр. Әле ябык кешене күтәреп менгерү бик кыен булды, ә тазарак кешене менгерүне уйлау белән йөрәктән хәл китә башлый. Югыйсә, бер каттан артык булган саулык корылышлары лифт белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Бу авырулар өчен дә, табиблар өчен дә бик мөһим. Хастаханә җитәкчелеге бу кимчелек белән ничек килешеп яши торгандыр - безгә караңгы. Ә сәламәтлек саклау министрлыгы, аңлашылганча, бу хәлләрдән бихәбәр. Бәлки артык мәшәкать, артык чыгым диеп, игътибар үзәгенә алырга теләмидер. Теләсә, бернинди саулык корылышы да кирәкле хезмәт күрсәтү чараларыннан мәхрүм калмас иде. Бит Сарман югары түрәләр әллә ничә тапкыр килеп чыкты, хәтта хастахәнәләрдә дә булдылар. Алар бу өч катлы бинаның лифты булып-булмавы белән кызыксынмадылар микәнни? Әллә шулай тиеш дип кабул иттеләрме?

Хастаханәнең ашыгыч ярдәм машинасы да җитәрлек түгел. Кайчак берьюлы 3-4 урыннан ашыгыч ярдәм таләбе килә. Бер машина белән кайсына җитешергә? Сарман районында 20дән артык җирле үз изадарә берәмлеге бар, һәрберсенең 3-4 авылдан торганлыгын хисапласаң, район хастаханәләрендә кимендә 5 ашыгыч ярдәм машинасы булырга тиешлеген аңлау авыр түгел. Шулай да, булганына шөкер итәсе килә, бөтенләй булмаса нишләр идең? Безнең халыкка һәрвакыт азына канәгать булырга кушылган бит...

2012 елның җәендә әнием белән 4 көн хастаханәдә калган арада мин туклануга игътибар иттем. Таләпләр 21 нче гасырга туры килми. Хасталарның үз савытларын, кашыкларын тотып чиратка тезелүе Сталин чорындагы себер төрмәләрен, фашистларның канцлагерьларын хәтерләтә. Дөнья байлыгы - нефть өстендә утырган төбәкнең хасталары иң гади хаклардан мәхрүм булуы йөрәкне әрнетә. Бүгенге заманада хастаханәләрне табак-савыт, кашык ише белән дә тәэмин итә алмагач, нинди җәмгыять алгарышы, сыйфатлы көнкүреш хезмәте турында сүз алып барырга мөмкин? Аш-суның сыйфаты да бик начар. Бүлмәдәшебез - Илексаз авылыннан килгән бер апа: “Бер айга якын ятам инде монда, итле ризык пешерелгәне булмады”, - ди. Ул бөтен урын-җир әйберләрен өеннән алып килгән. Бу апа гына түгел, барысы да шулай. Ләкин, ни гаҗәп, икенче көнне ашка салып бармак чаклы ит кисәге бирелде. Авырулар өчен бу зур яңалык, шатлык, кыскасы көтелмәгән үзгәреш булды. Һәркем ул көнне төшке ашка ит бирелгәнлеген сөйләште. Соңрак моның сәбәбе ачыкланды. Бер шәфкать туташы пышылдып кына: “Бирегә бит бер журналист килгән, ул булмаса янә ит пешмәгән булыр иде”, - диде. Ирексездән бер мәкаль искә төште: “Кунак килсә ит пешә, ит пешмәсә, бит пешә”. Димәк, журналист алдында битләрен пешерәселәре килмәгән. Журналистлар килә дә китә, авырулар шунда кала. Ә бит норма дигән әйбер бар. Ул Түбән Кама, Яр Чаллы, Зәй, Казан кебек шәһәрләрдәге дәваханәләрдә үтәлә, анда һәр рацион кешенең сәламәтлегенә файдалы булырлык итеп әзерләнә. Әнә кайбер хастаханәләрнең ашларын мактап туймыйлар. Ә Сарман үзәк хастаханәсендә туклану иң соңгы мәсьәлә булып санала, күрәсең.

Нишләп түрә белешмә, банк акча бирми?

Мостафинда, 3-5 хуҗалыкны исәпкә алмаганда, яңа йортлар бик күренми. Эшсезлектән интеккән халыкның, әлбәттә, зур суммасы була алмый. Йорт җиткерү, ихата яңарту өчен банклардан ссуда алмыйча бармак та селкетеп булмаслыгын яхшы аңлый алар. Аны алыр өчен җирле үзидарә җитәкчесенннән белешмә кирәк. Фәкать аны бирүче кеше юк. Сорап баргач, җирле үзидарә башлыгы уйлап -уйлап тора да: “Ой, андый белешмә бирергә куркам мин”, - дип әйтә, диләр. Кем белән генә сөйләшмә, барысы да да шул турыда зар белдерә. Ләкин җитәкчелеккә якын булган кайбер затлар андый документка бик җиңел ия була, диләр. Аңлашылганча, бу мәсьәләдә дә әшнәчелек әһәмиятле. Көнчелек, хөсетлек тә юк түгел. Билгеле, мондый җитәкчелек булган җирдә тормыш яңартып булмый. Менә Лилия һәм Зиннур Даутовларның 2005 елда кыш уртасында көпә-көндез өйләре яна. Олысына 14, уртанчысына 10 , кечкенәсенә 1 яшь булган балалар белән урамда калалар. Иминият оешмасыннан бирелгән акчага төзелеш материаллары сатып алалар, нигез дә салалар. Ләкин йортны җиткереп керергә акчалары җитми. Җирле үзидарә бернинди ярдәм омтылышында булмый. Шуннан ирле-хатынлы икесе дә Чаллыга барып эшкә урнашалар. Ә балалар бер атна күршеләрдә, бер атна туганнарда, бер атна танышларда торып кыш чыгалар. Көннәр җылына башлагач, мунчада яши башлыйлар. Ничарадан бичара дигәндәй, башка чаралары калмаган бу гаилә район үзәгендәге бер дәүләт банкына ссуда сорап мөрәҗәгать итә. Ләкин бүлекчә җитәкчесе Зиннур Даутов алып китергән барлык документларны, карап та тормый, ялган булуын белдерә. Алар берничә мәртәбә мөрәҗәгать итеп карыйлар, бөтен документларның канунга туры килүен расларга тырышалар. Ләкин бүлекчә мөдире “Нух” ди, “Пәйгамбәр” дими. Чираттагысында бөтен документларны Даутовларның йөзенә бәрә һәм бүтән ссуда сорап йөрмәскә куша. Аны бу татар гаиләсенең авыр язмышы да, гөнаһсыз сабыйларның аяныч хәле дә кызыксындырмый. Билгеле, Аллаһыдан курку да юк. Ләкин “ялган документ” белән килгән бу кешеләрне хокук органнарына да белдерми. Даутовлар танышларының киңәше белән җирле банкка ипотека өчен мөрәҗәгать итәргә булалар. Ләкин, хәерчегә җил каршы дигәндәй, нәкъ шул көннәрдә ул программа ябылган була. Мостафин авылында янгыннар күбәя башлагач, Казаннан “Яңа гасыр” телевидениесе журналистлары килеп төшереп китәләр. Тапшыру эфирга чыкканнан соң Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гөлфирә Сәлахова авылга килгәч, Даутовлар үзләренең аяныч хәлләрен сөйләп бирәләр. Урынбасар ханым бу гаиләнең нинди шартларда яшәгәнлеген үз күзләре белән күрә һәм мәсьәлә белән шөгыльләнәчәген белдерә. Г. Сәлахова Даутовлар ссуда өчен мөрәҗәгать иткән банк бүлекчәсе җитәкчесе белән элемтәгә кереп, ссуда бирү буенча сөйләшү алып бара. Ләкин бүлекчә җитәкчесе, күзен дә йоммый, Даутовларга нахак яла яга. Имеш, алар бер тапкыр ссуда алып, түләмичә интектереп бетергәннәр. Менә шуның өчен бу юлы ссуда бирә алмыйлар икән. Фәкать, документлары ялган иде, дигән сүз кузгатмый. Район хакимияте җитәкчелеге бу сүзгә ышанып, җитәкче кешегә килешми торган хата ясый. Алар Даутовларның кайчан, ни өчен, нинди күләмдә ссуда алганлыкларының документларын сорамыйлар. Бу мәсьәләне тикшерүгә куймыйлар. Кыскасы, банк бүлекчәсе җитәкчесе сүзен рәсми рәвештә исбат итәргә бурычлы икәнлеген истә тотмыйлар. Нәтиҗәдә, Даутовлар әлеге банктан ссуда ала алмыйлар. Бу арада алар үзләренең аянычлы хәлләрен аңлатып Татарстан Президентына хат юллыйлар. Моның нәтиҗәсендә, район җитәкчелеге аларны мунчада яшәүдән коткара, район үзәгендәге яхшы йорттан 3 бүлмәле наем фатир белән тәэмин итә. Чөнки Президент Аппаратыннан район хакимиятенә вәзгыятьне тикшереп, хәл итәргә кушылган була.

Ни генә булмасын, Зиннур Даутов туган авылындагы ата-баба нигезен суытырга теләми, анда йорт салу ниятеннән кире кайтмый. Шул максатын тормышка ашыру өчен, фермерлык белән шөгыльләнемәкче була. Авыл ихатасында зур торак салып, анда күпләп мөгезле эре терлек асрарга план кора. Әмма... янә эш акчага барып төртелә. Бу эшне башлап җибәрү өчен дәүләттән билгеле күләмдә акча алырга мөмкин булганлыгын ишетә һәм кирәкле документларны җыя башлый. Бөтенесе дә әзер, тик җирле үзидарә җитәкчелегеннән белешмә генә ала алмый. Шулай итеп, ул эш тә барып чыкмый. Даутовларның нигез урыны менә 9 ел инде салкынлык бөркеп утыра бирә. Төзелеш материаллары да бер читтә нәүмиз булып үзләренә кул тигәнне көтеп тора. Ә бит республика матбугатында: “Авылда үз эшен башлап җибәрүчеләргә грантлар белән булышалар, йорт төзергә теләүчеләргә субсидияләр бирәләр” ди язалар. Тик бу мөмкинлекләр Мостафин авылын урап уза кебек...

Социаль хезмәт аласың килсә, район үзәгенә барырга кирәк, ләкин...

Мостафин авылы халкын борчыган мәсьәләләрнең берсе –китапханәсез калу. Элек-электән әдәбият белән дус яшәгән, вакытлы матбугатны җентекләп укыган авылдашлар китапханәнең бетерелүен сукыр калуга тиңлиләр. Авылда озак еллар кибетче булып эшләгән Фәния Дәүләтшинаның бу турыдагы фикерләре белән килешми мөмкин түгел. Ул: “Сугыш вакытында да авыл клублары ябылмаган, китапханәләр эшләп торган. Әллә нинди ачлык, юклык чорларында да без мәдәният мәркәзеннән мәхрүм ителмәдек. Китапханә безне дөнья белән тоташтырып тора иде. Өйгә яздырып ала алмаган газета, журналларны китапханәгә барып укый торган идек, китапханәсез калып без иң гади мөмкинлектән колак кактык. Тормышлар яхшыра барган саен, дәүләтнең социаль хезмәтләре начарая бара. Моны аңлау мөмкин түгел”, - ди. Әйе, социаль хезмәт аласың килсә, район үзәгенә барырга кирәк. Ләкин анда барыр өчен транспортлы булу зарур. Үз автомобилең булмаса, 17 чакрым ераклыктагы район үзәгенә барып кайту бөтен көнне ала. Узгынчы автомобильләр туктаса, бара аласың. Туктамаса, юл чатында 3-4 сәгать басып торып, кире өеңә кайтып китәсең.

Элек Зәй - Сарман арасында иртә-кич автобус йөри иде, ләкин матди яктан үзен акламый диеп, аны туктаттылар. Халыкка хезмәт күрсәтергә теләк булмаган җирдә сәбәпләр чыгып кына тора анысы. Ә бит бу 17 чакрым юл өстендә Дими Тарлау, Петровка, Чукмарлы, Ләке, Дружба, Алан, Мостафин кебек авыллар урнашкан. Халыкны ихлас кайгыртуга күңел салган җитәкчелек бу авыл кешеләренең юл йөрү мөмкинлеген булдыру белән бәйле йөз төрле чара уйлап таба ала. Бу мәсьәләгә хосусый оешма яки затларны да җәлеп итәргә мөмкин. Кызганыч, бу төр проблемалар бер Сарман районына гына хас түгел. Егерме беренче гасырда иң гади көнкүреш хезмәтеннән мәхрүм булу Россия кебек чит дәүләтләргә нефть сата торган илгә килешми. Россия кешесенең тормыш шартлары нефть белән газы булмаган илләрнең ватандашларыннан бик күпкә яхшы һәм уңайлы булырга тиеш. Моны булдыру дәүләт җитәкчеләренең җаваплылыгында. Авыл халкын, гадәттә, чишелеше мөмкин булмаган мәсьәләләргә караганда, иң гади юл белән хәл ителә алырлык вак-төяк проблемалар газаплый. Әйтик, район үзәгендәге дәүләт оешмаларына йомыш белән юл газаплары кичереп барсалар, ул көнне әлеге оешма, атна уртасы булуга карамастан, теге яки бу сәбәптән эшләми. Яки кабул итү сәгатьләре узып киткән була яисә кабул итү көне булмый. Әлбәттә, ул оешмаларның ишекләренә эш сәгатьләре һәм көннәре язылган. Авыл халкы аны белеп бетерми. Ә бит район үзәгендәге һәр оешманың эш тәртибеннән җирле үзидарә җитәкчелеге якыннан хәбәрдар. Бер кәгазьгә оешмаларның исемен, телефон номерларын һәм кабул итү көннәре вә сәгатьләрен язып, үз карамагындагы авылларның кибетләре, клублары ишекләренә ябыштырып кую, бер-ике нөсхәсен авыл старостасына бирү авыр эш түгел. Зур чыгым һәм күп вакыт та таләп итми. Бу гап-гади генә эш җитәкчелекнең халыкны кайгыртуы буларак бәяләнер иде. Һәм әлбәттә, авылдашларны да вакыт һәм акча әрәм итеп, юкка юл газабы кичерүдән коткарыр иде. Югыйсә, проблеманың чишелеше бик гади һәм очсыз. Моны да булдыра алмагач, җирле үзидарәнең халыкка кирәге шул чаклы гына була түгелме?

Кәрәзле телефоннан сөйләшү өчен акробат булу кирәк

Янә чишелеше турында уйлап та караучы булмаган чираттагы проблема – телефон элемтәсе. Мостафин авылында кәрәзле телефоннан сөйләшү өчен акробат булу кирәк. Кесә телефоннары чылтырый башлауга алар я өстәл өстенә яки диванга менеп басалар яисә түбәгә үрмәлиләр. Әле анда да башларын бер якка, гәүдәләрен икенче якка кыйшатып, егылмас өчен аякларын чалыштырып басарга һәм колакларын ишәкнеке чаклы итеп сузарга туры килә. Фрекансны тота торган тиешле ноктаны табар өчен бер-ике тапкыр, шаман кебек, иелеп-бөгелеп әйләнеп алу - гадәти күренеш. Шулай, егерме беренче гасырның алдынгы технологиясен куллану кулай түгел шул Россиянең кайбер авылларында. Аның өчен сәләтеңне, белемеңне һәм физик мөмкинлегеңне куллана белү шарт. Башыңны эшләтә алмасаң яки сәламәтлегең акробатика ясарлык булмаса, якынча 300 долларга алынган ул әкәмәт программалы телефонны Ярбуе урамы артындагы биометрик чокырга илтеп ташлыйсы гына кала. Дөрес, стационар телефонннар да бар авыл халкында, тик алары да шатландырмый. Телефон линиясенең 7, 10, 15 көн эшләми торган чаклары еш була. Ә бит авыл кешесе әлеге телефон линиясе хезмәте хакын тиенен тиененә түләп бара. Квитанция 30 көн эш хисабыннан исәпләнеп килә. Әнә Тәлгать Хәйруллин өенә стационар телефон керттерер өчен 8-9 ел элек мөрәҗәгать иткән булган. Әле һаман гозерен үтәргә килүче юк. Инде гаризасы да югалган.

Почта хезмәте дә гомер-гомергә соң иреште авылга. Атна башында чыккан гәҗитне атна ахырында укырга ияләшеп беткән инде алар. Бу нисбәттән шау-шу куптарып зарланасылары килми аларның. Әмма 2005 елның гыйнварына чаклы почта хезмәтенең начар булмаганлыгын ассызыкламый калмыйлар. Бигрәк тә элеккеге хат ташучыларны сагынып: “Вера апа белән Людмила кебеге булмас инде”, - диләр. Минем үземнең 1992 елдан бирле Төркиядән җибәргән хатларым әти-әниемә исән-сау ирешми калмады. Ә менә 2004 елның декабрь ахырында Яңа ел белән котлап язган хатым 2005 елның гыйнварында әнием кулына ачылган килеш килеп керде. Шуннан соң язган хатларым гел ачылды, кайберләре юкка чыкты. Бер үк көнне бер үк почтадан Мостафиндагы әниемә һәм Яр Чаллы, Казан, Түбән Камада яшәүче туганнарыма җибәргән хатларның барысы да адресларына исән-имин килеп иреште. Ә әниемә адресланганы исә янә ачылган килеш килгән. Ул елларда лаеклы ялдагы карт әби-бабайлар пенсияләренең ким бирелүен дә әйтәләр иде. Ләкин аларның зарлары, һәрвакыттагыча, тиешле органнар тарафыннан игътибарга алынмады. Бу эш артыннан йөрер өчен аларның дәрт-дәрманнары, физик мөмкинлекләре калмаган инде.

"Казан ерак, Казан ерак, Казаннан Мәскәү ерак..."

Район үзәгендәге почтада комьпютер хезмәте барлыгын белмәгән кеше юк. Ләкин анда бары тик интернет челтәренә генә тоташып була. Microsoft Word яки Microsoft Excel программасын ачып, хат язу, принтердан язу чыгару һәм башка хезмәтләр алу мөмкинлеге юк. Беренче карашка, хезмәт үзе бар кебек, ләкин ул ярым- йорты яки сыйфатсыз. Кызганычка каршы, ярым-ямалак эшләр һәр тармакта үзен сиздерә. Гомумән, теге яки бу хезмәтнең ни дәрәҗәдә үтәлүе турында тиешле дәүләт хезмәткәрләре һич кызыксынмый кебек. Кыскасы, авыл җирлеге кечкенә булса да, җитешсезлекләр шактый, канунга туры килми торган гамәлләрнең хисабы юк.

Шундыйларның янә берсенә тукталып узмый мөмкин түгел. 14 яшен тутырган кызыма паспорт ясату өчен тиешле сумманы түләргә кәгазьдә күрсәтелгән банкның Сарман филиалына кердем. Чират әз иде, кассадагы эшемне тиз генә бетердем дә чыгарга ишек янына килеп бассам, ул бикле. Аптырадым. Башта беркем бернәрсә аңлатмады. 10 минуттан соң, берничә кешенең ризасызлык белдерүенә түзә алмагач, шундагы хезмәткәрнең берсе: “Бер ватандаш банкыбыздан зур суммада акча ала, аның эше бетмичә беркемне дә чыгара алмыйбыз”. Менә сиңа мә! Менә сиңа рекламаларындагы “Югары дәрәҗәле” хезмәт! Кечкенә генә залда 20ләп кеше 20 минут көтеп тордык. Россиянең кавем заманнан бирле иң танылган банкы безне 20 минут буенча ирегебездән мәхрүм итте. Бер нинди гөнаһ, канунга каршы эш эшләмәгән килеш. Өстәвенә, утырып торырга урыннар да җитәрлек түгел. Чыга алмаганы өчен бигрәк тә бер ханым өзгәләнде. Ул банк ишеге төбендә коляскада 6-7 айлык баласын 5 яшьлек улына калдырып кергән икән, тиз генә чыгу максаты белән. Банкка бары тик бер мәсьәләне белешер өчен генә сугылган да тоткынлыкта калган. Бу вакыт эчендә ул балаларга теләсә нәрсә булуы мөмкин. Әзмени әхлаксыз, имансыз затлар? Кемнедер өендә авыруы көтәргә мөмкин, кемдер әһәмиятле бер урынга җитешергә тиештер. Кеше дигәнеңнең мең төрле хәле була. Банк җитәкчелеге боларны игътибарга алуны кирәк санамый. Кануннарга күрә, бернинди оешманың тик торган бер ватандашның ике секундлык та иреген кысарга хокукы юк. Күрәсең, бу банк җитәкчелеге халыкны, бигрәк тә үз мөштәриләрен сарык көтүенә тиңли. Кечкенә җирлек булгач, беркем дә бастырып хокукын дәгъваларга базмый. Халыкның менә шул куркаклык һәм ваемсызлыгыннан кайбер вак җитәкчеләр батырларча файдаланалар. Чөнки алардан ярамаган гамәлләре өчен хисап сораучы юк, аларны белүче, күрүче юк. Чөнки җырдагыча: “Казан ерак, Казан ерак, Казаннан Мәскәү ерак...”

Авылларны саклау һәм яшәтү буенча махсус программа кирәк

Республикабыз дөнья илләре белән бергә атларга омтыла. Универсиада, дөнья чемпионаты, конгресс, конференцияләр кебек халыкара дәрәҗәдә чаралар оештыра, чит дәүләтләр белән тыгыз элемтәләр кора. Чит илләргә нефть һәм нефть химиясе продукциясе сата, аларның инвестицияләрен кертә. Заман сулышын иңнәребездә хис итеп, туган илебезнең уңышлары өчен ихлас шатланабыз. Шулай тиеш тә. Ләкин бөтен бу гамәлләрнең казанышлары авыл халкын урап уза кебек. Авылларыбызга 21нче гасыр килеп җитмәгән кебек. Нефть белән табигый газ өстендә яшәүче авыллар эшсезлектән, юлсызлыктан, газ өчен килгән астрономик цифрлы квитанцияләрдән интегә. Илнең икътисады көчәйгән саен авыллардагы көнкүреш хезмәте түбәнәя бара. Ә бит бу авыллар шәһәрләшүнең нигезен булдырган, җәмгыятьне туендырып торган, милли яшәешне дәвам иттергән, динебез өчен көрәшкән, телебезне, рухи кыйммәтләребезне саклаган. Авылларда илебезнең, милләтебезнең тарихы һәм мәдәнияте чагыла. Дөньяның бер илендә дә татар авылларындагы матурлык, нәфислек , купшылык юк. Тик, ни аяныч, без кайбер нәрсәләрнең кадерен югалтып бетергәч кенә аңлый башлыйбыз. Бөтенләй үкенечкә калмас өчен, авылларны саклау һәм яшәтү буенча дәүләт махсус программа кабул итәргә бурычлы. Ни генә булмасын, авылда яшәүне өстен хәлгә китермичә, авыл халкын уңайлыклар һәм эш белән тәэмин итмичә, авылларны юк булудан коткарып калу мөмкин түгел. Илнең туклыгы, тормыш бөтенлеге өчен дәүләтнең бар игътибары авылларга юнәлгән булырга тиеш. Бер авылны да үги итмичә. Җир кадерен белеп үсүче буынны бары тик авылларда гына тәрбияләп була. Милләтебезнең киләчәген бер көн төкәнәчәк нефть белән газга бәйләп карауның беркатлылык икәнен инде һәркем яхшы аңлый.

Һәр авыл гомере, һәр авыл тарихы ил тарихын чагылдыра

Мостафин авылына нигез 1914 елда салына. Ул элек-электән Югары Әхмәт авылы кешеләренең җире була. Анда алар иген игәләр. Авылга нигезне беренче булып хаҗи Хәйрулла сала. Ул бер урында чишмә казып чыгара. Янында шалаш корып, җәй көннәрен шунда уздыра. Җир асты суының бик якын икәнен белеп, кое казый. Һәм бу урында авыл салырга кирәклеген белдерә. Беренче булып йорт та салып куя. Аның фикерен башкалар да куәтләп ала. Урман арасы булуы, инеш агуы һәм кое суына тиенү Югары Әхмәттән күченеп утыруга сәбәп була. Авыл оешкач, аны рәсми органнарга теркәтү эше буенча Әюп Мостафин йөри. Элек бу урында урман янгыны чыккан була. Шуңа күрә халык телендә бу җирләр “Көек урман” дип атала, соңрак әйтелеше үзгәреп, “Кыек урман”га әйләнә. Авыл халкы авыл исеменә игътибар бирмәгән булса кирәк, ул документларга Әюп бабайның фамилиясе белән “Мостафин” булып теркәлеп калган.

Архивтагы халык санын исәпләү документларыннан 1920 елда бу авылда 175 кеше яшәгәнлеге аңлашыла, 1926 елда - 204, 1949 елда - 200, 1970 елда - 197, 1989 елда - 93. Халык санының иң күп булган вакыты 1938 елга туры килә: 234 кеше. Иң аз кеше булган чор 1979 ел: кеше саны - 92.
Авыл беренче елларда Уфа губернасының Минзәлә өязе Язикәү волостена караган. 1920 елда Минзәлә, 1922 елда Чаллы контонына теркәлгән. 1930 елның 10 августында исә яңа төзелгән Сарман районы хакимияте карамагына кертелгән.

Авыл яныннан нефть үткәргече уза. Соңгы елларда авылдан ике генә чакрым читтә “кара алтын” суырта башладылар.

Быел Мостафин авылына нигезе салынуга - 100 ел ... Авыл тарихы өчен зур датаны җирле хакимият билгеләп үтәргә әзерләнми кебек. Чөнки ул, йөзләгән авыллар кебек, гадәти генә бер татар авылы. Ә бит, асылда, һәр авыл гомере, һәр авыл тарихы ил тарихын чагылдыра. Шуны да онытмаска кирәк: бүген кадерсезләнгән бу авылларны киләчәктә сагынырбыз әле, тик алар урынында җилләр генә иссә нишләрбез?!

Авылларның зәгыйфьләнүе, нигезләрнең суынуы меңьеллык гореф-гадәтләребезнең югала баруына сәбәп була һәм ул турыдан-туры милләтебезгә китереп суга. Халкыбызга зыялы катламны үстереп килгән чишмә башыбызның саегуы киләчәк язмышыбызга өметле яреннәр бүләк итми. Моның алга таба да шулай дәвам итүе милләтебез тамырына балта чабуга тиң...

“Юкка чыккан нигез, болын, чишмә
Безнең авылларның язмышы.
Чираттагы тарих хатасы, дип,
Сөйли моны хәзер барысы.
Тарихларда хата була алмый,
Була бары кеше ялгышы.
Ялгышларны чиратларга тезеп,
Гомерләрнең узып барышы. (Флүсә Шәрипова)”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100