Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әгержедә эт балаларга бер-бер артлы һөҗүм иткән
Әгержедә эт балаларга бер-бер артлы һөҗүм иткән
(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). Әгерҗедә берничә баланы эт тешләгән.
"Тәрбиячеләр балаларны урамга участокларга һава суларга алып чыккан иделәр. Каяндыр кечкенә генә бер эт килеп чыккан да, башта бер участоктагы баланың аягын тешләгән, аннан икенче участокка чабып кереп, икенче баланың аягыннан эләктергән. Нәтиҗәдә, эт биш баланы тешләргә өлгергән. Әле ярый, балаларның кышкы өс киемнәре калын, шуңа ерткыч артык зыян китерә алмаган", – дип белдерә шәһәрнең 7нче балалар бакчасы мөдире Лилия Яппарова.
Этне ишегалдыннан куып чыгаралар һәм бу хакта тиешле урыннарга хәбәр итәргә ашыгалар. Тиз арада МЧС, полиция, район мәгариф идарәсе, ашыгыч ярдәм кебек хезмәтләрдән килеп тә җитәләр, дип хәбәр итә “Әгерже хәбәрләре" басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз