news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Геройлар узышы" бәйгесенә катнашырга бүген 1000 кеше теләк белдергән

Чара 10 июньдә "Зөя калкулыклары" тау чаңгысы мәйданында уза.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). 10 июньдә "Зөя калкулыклары" мәйданында узачак "Геройлар узышы"  ("Гонка героев") бәйгесенә катнашырга бүгенгә 1000 кеше теркәлгән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов җиткерде.

“Бүгенгә 1000 кеше теркәлгән, узыш башланганда тагын да күбрәк булачак – безнең аларны кабул итү мөмкинлегебез бар. 11.00 сәгатьтә беренче старт бирелә, катнашучылар дистанциягә 150 кешеләп 20 минут интервал белән җибәреләчәк. Катнашучылар һәм җанатарлар өчен автобус иртәнге 7.00 сәгатьтән башлап Ярминкә мәйданыннан тау чаңгысы комплексына йөреп торачак. 16.00 сәгатьтә әлеге автобус кешеләрне кире шәһәргә алып кайта”, – дип белдерде Леонов.

"Геройлар узышы" каршылыкларны җиңеп чыгып, тигезсез җирлектә йөгерү ул. Катнашучыларга барлыгы 10 чакрымнан артык арада 23 каршылыклы сынауны җиңеп чыгарга кирәк булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot