Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Герой шагыйрь Муса Җәлил иҗатына мәдхия
^Герой шагыйрь Муса Җәлил иҗатына мәдхия
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Сөләйман Нәҗми). Агымдагы елның февраль ае республикада тулысынча патриот шагыйрь Муса Җәлилгә багышлана. Мәгълүм булганча, 15 февральдә аның туган көне. Татарстан язучылар берлегеннән хәбәр итүләренчә, әдипнең тууына 100 ел тулу уңаеннан чаралар Татарстан белән генә чикләнми. Шул ук февраль аенда Оренбург өлкәсендә, Муса Җәлилнең туган авылы Мостафада искә алу кичәләре, Мәскәү, Уфа калаларында тантаналар көтелә. Ижау шәһәренең 10 нчы мәктәбендә исә шагыйрьнең музеен ачарга җыеналар. Июнь аенда Россия мәдәният министрлыгы, Россия, Татарстан язучылар берлекләре катнашында Германиянең Берлин шәһәренә геройның тоткынлык эзләре буйлап сәфәр планлаштырыла,- ди Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин.
Болардан тыш үз республикабызда Халыкара фәнни- гамәли конференция, Шигърият бәйрәме, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында тантаналы кичә, мәктәпләрдә шигырь һәм иншалар конкурслары үткәреләчәк.
Татарстан китап нәшрияты исә Муса Җәлилнең «Сайланма әсәрләре»н, «Моабит дәфтәрләре» нең 3 китаптан торган эксклюзив басмаларын чыгарырга әзерли. «Литературная газета» да Муса Җәлил юбилее уңаеннан махсус кушымта чыгачак. Шулай ук «Казан утлары», «Идел», «Мәйдан» журналларының махсус саннары шагыйрь иҗатына багышлана.
25 нче февраль көнне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында оештырылачак матбугат конференциясендә дә танылган әдип Рафаэль Мостафин һәм тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев каһарман шагыйрь Муса Җәлил, аның көрәштәшләре турында кызыклы мәгълүматлар бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз