Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Герой Муса Җәлилне өйрәнгән татар язучысы Рафаэль Мостафинга багышланган китап чыкты
Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин язучыны «алтын куллы кеше иде» дип бәяләде.
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Күренекле язучы, әдәбият галиме Рафаэль Мостафинның тууына 90 ел тулуга багышланган «Тормыш сәхифәләре» («Страницы из жизни») китабы дөнья күрде. Аның авторы — Наил Исмәгыйлев.
«Әдипнең якын туганнарының берсе буларак, ул Рафаэль Мостафинның яшьлек елларын — аның Баулы, Ленинград, Яңа Мусинда (Оренбург өлкәсе) яшәгән чорын тәфсилләп яза, Казандагы тормыш хәлләрен искә ала, иҗатына үзенчә бәя бирә. Китап язучының нәселенә кагылышлы фоторәсемнәр белән тулыландырылган», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә китапка кереш сүзен язган Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин.
Аның әйтүенчә, автор бу китапны Рафаэль Мостафинның быел май аенда узачак 90 еллык юбилее уңае белән чыгарган. «Рафаэль Мостафин алтын кеше иде. Галим дә ул. Журналистларны да укытты», — диде ул.
Китап 160 биттән тора, киң катлам укучысы өчен язылган. «Китапта танылган татар язучысы, әдәбият белгече Рафаэль Мостафинның биографиясен кәгазьдә яктыртылды. Ул Татарстан, элеккеге Советлар Союзы, Россия укучыларына гына түгел, ерак чит ил кешеләре өчен дә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлында батыр эзтабар буларак танылган», — дип язган китапның авторы.
Рафаэль Әхмәт улы Мостафин (14 май 1931 ел, Баулы — 14 апрель 2011, Казан) — татар язучысы, әдәбият белгече, әдәби тәнкыйтьче, публицист, мөхәррир. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1985), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2006), Муса Җәлил исемендәге Татарстан АССР Комсомол премиясе лауреаты (1976).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз