Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Геройлар янәшәдә» конкурсы җиңүчесе: Сугыш турында анда булмыйча язу авыр
Беренче ачык патриотик юнәлештәге «Геройлар янәшәдә» – «Герои рядом» әдәби конкурсында «Повесть» номинациясендә рус телендә I урын яулаган Александр Аввакумов үз әсәрен язу барышы һәм геройларны сайлау турында фикерләре белән уртаклашты.
Аның сүзләренчә, башта ул роман өстендә эшләгән, әмма конкурс шартларына туры килү өчен текстны кыскартырга туры килгән. «Мин роман яздым, әмма билгеләнгән параметрларга сыешу өчен аны кыскарттым. Сугыш турында анда булмыйча язу бик авыр», – диде ул.
Александр Аввакумов Донбасста 2014 елдан бирле берничә тапкыр булып кайткан. Ул анда ирекле төркемнәр составында йөрүен һәм күп кенә Донбасс геройлары белән шәхсән таныш булуын билгеләп үтте. «Мин Донбасста 2014 елдан бирле еш булдым. Андагы геройларның күбесе белән таныш һәм алар турында язу теләге күптән бар иде, ләкин вакыт та, материал да җитмәде», – дип сөйләде җиңүче.
Ул шулай ук узган ел Татарстан делегациясе составында Донбасска чираттагы сәфәренең әсәр өстендә эшләүгә зур этәргеч бирүен ассызыклады. «Язучылар берлегеннән без өч кеше бардык. Анда кешеләр бөтенләй башка төрле – бик якты, чиста күңелле. Анда көнләшү юк, барысы да Аллаһы Тәгалә каршында тигез. Мин нәкъ менә алар турында, яшь буын үз геройларын белсен өчен, язарга теләдем», – диде Александр Аввакумов.
Исегезгә төшерәбез, «Геройлар янәшәдә» әдәби конкурсы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан үткәрелә. Конкурс махсус хәрби операция зонасында булган кешеләрнең батырлыгы һәм патриотизмы темасын яктыртуга юнәлтелгән. 2026 елда бәйге икенче тапкыр үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз