Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Геройлар янәшәдә» бәйгесенең «Роман» номинациясендә җиңүчеләргә 500әр мең сум биреләчәк
Татарстанда «Геройлар янәшәдә» конкурсының «Роман» номинациясендә беренче урын алучыларга 500әр мең сум акча биреләчәк. Бәйгегә рус һәм татар телләрендә язылган романнар кабул ителә. Бу хакта «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев киңәйтелгән коллегия утырышында әйтте.
«Рус һәм татар телләрендә «Роман» номинациясе кертелде. Җиңүчеләргә яртышар миллион сум акча биреләчәк. Шулай ук, параллель рәвештә Татар китап нәшрияты химаясендә «Язучылар мәктәбе» махсус белем бирү курсы эшләячәк», – дип хәбәр итте Айдар Сәлимгәрәев.
Әлеге бәйгегә махсус хәрби операция зонасында ил данын яклаучы батырларга багышланган язмалар кабул ителә.
Бүләкләү фонды түбәндәгечә билгеләнгән:
- «Роман» номинациясендә: I урын – 500 мең, II урын – 340 мең, III урын – 300 мең сум, шулай ук 58 мең сум күләмендә өч кызыксындыру премиясе каралган.
- «Повесть» номинациясендә: I урын – 300 мең, II урын – 200 мең, III урын – 150 мең сум.
- «Хикәя» номинациясендә: I урын – 120 мең, II урын – 70 мең һәм III – 55 мең сум.
- «Поэма яки шигырьләр циклы» номинациясендә: I урын – 150 мең, II урын – 100 мең һәм III урын – 70 мең сум.
- «Очерк» номинациясендә: I урын – 120 мең, II урын – 70 мең һәм III урын – 55 мең сум.
Быел бәйге икенче тапкыр үткәрелә. Узган елда беренче конкурска 136 эш кабул ителгән булган, шуларның 95е конкурс комиссиясе хөкеменә үткәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз