Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Геройлар янәшәдә» әдәби бәйгесенә эшләр кабул итү 1 августка кадәр дәвам итәчәк
Татарстанда «Геройлар янәшәдә» әдәби бәйгесенең яңа этабына эшләр кабул итү дәвам итә. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, конкурс эшләре 1 августка кадәр кабул ителәчәк.
Яңа «Роман» номинациясенә исә эшләр кабул итү вакыты 15 октябрьгә кадәр озайтылды. Рус һәм татар телләрендә иҗат ителгән иң яхшы романнарның авторлары 500 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак.
Узган елда конкурска барлыгы 136 эш кабул ителгән, шуларның 95е конкурс комиссиясе каравына узган. Гаризалар Татарстан Республикасының 27 шәһәре һәм районыннан, шулай ук Россия Федерациясенең башка биш төбәгеннән килгән.
Узган елгы җиңүчеләрнең берсе — татар телендә язылган «Энекәш» повесте белән Гөлүсә Закирова. Хәзер аны конкурс кысаларында Татарстан китап нәшрияты ярдәмендә оештырылган «Язучылар мәктәбе» дип аталган махсус белем бирү курсына чакыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз