Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Геройлар таянычы» вәкилләренә «Армия генералы Мәхмүт Гәрәевка 100 ел» медале бирелде
«Геройлар таянычы» үзәге вәкилләренә «Армия генералы Мәхмүт Гәрәевка 100 ел» медальләрен тапшырдылар.
Чара Казанның «Билал» мәчетендә узды һәм хәрбиләргә волонтерлык һәм гуманитар ярдәм күрсәтүче битараф булмаган гражданнарны җыйды. Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең «Армия генералы Мәхмүт Гәрәевка 100 ел» истәлекле медальләрен Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Эмиль Фәйзуллин тапшырды.
«Геройлар таянычы» ресурс үзәге активистлары Илшат Вафин, Илгизәр Хисмәтуллин, Булат Газизов, Әлфат Галиев, Фәрит Хәйретдинов медальләр алды. Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм итә.
Татарстан мөфтие урынбасары, «Геройлар таянычы» үзәге җитәкчесе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов билгеләп үткәнчә, бу бүләкләр патриотлыкка, гражданлык позициясенә һәм армиягә ярдәм итүгә хөрмәт символы булып тора.
Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин «Геройлар таянычы» ресурс үзәгенең махсус хәрби операциягә ярдәм итү юнәлешендәге эшчәнлеген югары бәяләде, аеруча демобилизацияләнгән һәм комиссияләнгән катнашучыларны реабилитацияләү һәм социальләштерү мәсьәләләрендәге гаять зур эшне билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз