news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Александр Лапин «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен документлар тапшырды

Александр Лапин «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен документлар тапшырды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашу өчен документлар тапшырды. Шул рәвешле, праймеризда җиңгән очракта ул «Бердәм Россия» партиясе төбәк бүлегеннән тугызынчы чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасындагы урынга дәгъва итә алачак.

«Мин бөтен гомеремне Россия халкына хезмәт итүгә, Ватанны саклауга багышладым. Гади солдаттан Сириядә һәм махсус хәрби операция зонасында гаскәри берләшмә командующиена кадәр озын юл үттем. Бүгенге тормыш этабында мин Татарстанның күпмилләтле халкына хезмәт итәргә һәм кече Ватанымның мәнфәгатьләрен якларга телим», - дип белдерде Лапин «Татар-информ» агентлыгы белән әңгәмәсендә.

Аның сүзләренчә, ул нәкъ менә «Бердәм Россия» партиясен сайлаган, чөнки монда конкрет эшләр аша реаль файда китерергә мөмкин.

«Төрле максатларга ирешүдә ярдәм итү өчен бөтен көчемне куячакмын», – дип өстәде Лапин.

news_right_1
news_right_2
news_bot