news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Герой-пилот Дамир Йосыпов социаль челтәрләрдә язылучыларын Яңа ел белән котлады

«Кукуруз кырында могҗиза»ның төп катнашучыларыннан берсе – пилот Дамир Йосыпов «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә язылучыларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

«Кадерле дуслар, сезне чын күңелдән якынлашып килүче, яңа 2023 ел белән котлыйм! Киләсе ел безнең барыбызга да татулык, тынычлык һәм тотрыклылык алып килсен», – дип теләгән капитан.

«Барыгызга да һәм якыннарыгызга да корычтай сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим», – дип өстәгән Йосыпов.

2019 елның августында «Уральские авиалинии» компаниясенең Airbus A321 лайнеры экипажы командиры Дамир Йосыпов Мәскәү янындагы кукуруз кырына двигательләре туктаган самолетны утыртты. Очкыч акчарлаклар өеренә очраганнан соң һава машинасының турбиналары эштән чыккан булган. РФ Президенты Владимир Путин үз карары белән очучыга Россия Герое исемен бирде.

2023 елның 16 мартында Дамир Йосыпов тарихына багышланган «На солнце, вдоль рядов кукурузы» фильмы прокатка чыгарга тиеш. Пилот «Миллиард.Татар» сайтына фильмның ничек төшерелүен сөйләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100