news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Герой-аналар 2027 елдан автомат рәвештә 1 млн сум түләү ала башлаячак

Герой-аналар 2027 елдан автомат рәвештә 1 млн сум түләү ала башлаячак
Фото: © Михаил Захаров, Татар-информ

«Герой-әни» исеменә лаек булган хатын-кызларга 2027 елның 1 гыйнварыннан 1 миллион сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм Социаль фонд аша автомат рәвештә күчерелә башлаячак. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Дәүләт Думасы депутаты Владимир Исаков хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Россия Социаль фонды әлеге премияне гаризасыз гына күчерә башлаячак. Проектны Россия Хезмәт министрлыгы әзерләгән.

Парламентарий бу үзгәреш артык бюрократиядән котылырга ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте. Хәзер хатын-кызларга үз статусын раслау өчен документлар җыеп йөрергә тиеш булмаячак.

«Герой-ана» исеме 10 һәм aннан да күбрәк бала табу һәм тәрбияләү өчен бирелә. Аңа лаек булучыларга орден тапшырыла һәм 1 миллион сум акча бирелә. Моннан тыш, 2026 елның 1 гыйнварыннан герой-әниләргә яңа ташламалар каралган: чиратсыз бушлай медицина ярдәме, рецептлар буенча бушлай дарулар алу, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат ителү, транспорт чаралары белән файдалану өчен ташламалар, шулай ук бушлай һөнәри әзерлек узу һәм өстәмә һөнәри белем алу хокукы.

news_right_1
news_right_2
news_bot