news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Германиянең “Messe Frankfurt” комплексы һәм “Казан ярминкәсе” хезмәттәшлек итәчәкләр

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Франкфурт-на-Майнеда “Automechanika 2016” күргәзмәсе ачылуда катнашып чыгыш ясады.

  (Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән - Германия Федератив Республикасында. Бүген Франкфурт-на-Майне шәһәрендә “Messe Frankfurt” халыкара күргәзмәләр комплексы территориясендә автомобильләргә запас частьлар, җиһазлар һәм техник хезмәт күрсәтү буенча “Автомеханика-2016” эре халыкара күргәзмәсе эшли башлады. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнашты, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Күргәзмә ачылганчы, Рөстәм Миңнеханов “Messe Frankfurt” халыкара күргәзмәләр комплексы президенты Вольфганг Марцин белән очрашты. Бу юлы күргәзмәдә катнашучылар саны, ә ул 2 елга 1 үткәрелә, бөтен дөньядан 5 меңгә якын исәпләнә, диде сөйләшү барышында Вольфганг Марцин. Моннан тыш, “Messe Frankfurt” башлыгы “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге белән хезмәттәшлекне җәелдерү мәсьәләсендә планнары белән уртаклашты.

“Казан ярминкәсе” ААҖ генераль директоры Лев Семенов ачыклык кертеп, аерым алганда, төзелә торган “Казан ЭКСПО”күргәзмәләр үзәге операторы сыйфатында “Messe Frankfurt” халыкара күргәзмәләр комплексын җәлеп итү мәсьәләсе каралды, диде.

“Automechanika 2016” күргәзмәсен ачу тантанасында "Messe Frankfurt” комплексы идарәчесе Детлеф Браун, анда катнашучыларны сәламләү чыгышыннан соң, Рөстәм Миңнехановны сәхнәгә чакырып алды. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан – Россия Федерациясенең иң үсештәге төбәкләренең берсе, Казан хәзер 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатларын үзендә кабул итәргә әзерләнә. Татарстан һәм Франкфурт-на-Майнены күптән түгел туры авиалиния тоташтырды, диде.

Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов, Татарстан автомобильләр төзү һәм автокомпонентлар җитештерүдә дөньядагы эре чараны ачуда катнашуга чакырылуына шат, диде. Республика бу күргәзмәдә бөтен Россия исеменнән катнаша, дип басым ясап әйтте ул, һәм “халыкара сәяси климат нормальләшер, - дип ышаныч баглады. - Бүген безнең бурыч – бизнеска дөрес сигнал бирү. Без немецларның алдынгы технологияләре белән танышуыбызга шат, үзебезнең тәҗрибәне уртаклашырга әзер һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләре турында сөйләшүгә ачык”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук франкфурт ярминкәсенең Татарстандагы күптөрле чараларда партнер булып торуы турында сөйләде. “Аерым алганда, быел февральдә немец коллегаларыбыз катнашында Казанда II халыкара автомобиль төзелеше форумы оештырылган иде”, - диде республика лидеры. ГФР белән ТР арасында товар әйләнеше 2015 елда 1 млрд евро тәшкил итте, һәм чама белән шуның кадәр үк суммада Татарстан икътисадына инвестицияләр җәлеп ителде, дип ачыклык кертте. Татарстанда Германия инвестицияләре кергән 80нән артык предприятие исәпләнә, дип хәбәр итте республика лидеры. “Татарстанның “КАМАЗ” автогигантының немецларның ”Даймлер”ы белән стратегик хезмәттәшлеге – ул безнең базарга килүче немец компанияләре өчен яхшы өлге”, - дип өстәде.

Татарстан “Сименс” (элемтә, энергетика, җиһазлар лизингы); “БАСФ” (химия продукциясе); “Бош” (машина төзелеше); “Краус Мафай” (нефть химиясе); “Линде” (химия); «Кнорр-Бремзе» (автомобильләр өчен комплектлагычлар); “Цанрадфабрик” (“КАМАЗ”лар өчен тизлек тапшыргыч тартмалар); “SAP” (программа тәэминаты) һәм башка әйдәп баручы компанияләр белән уңышлы гына эшли. “Алабуга” махсус икътисади зонасы резидентлары резидентлары арасында 4 компания - яки бүлендек, яки немец партнерлар белән уртак предприятие: алар “Прайсс-Даймлер” һәм “Татнефть”, “Сария Био – Индастрис Волга”, “РМА Рус”, “Хэви Логистикс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр”, – дип санап үтте Татарстан Президенты. Моннан тыш, Казанда Россия-Гериания яңа технологияләр институты уңышлы эшли”, - дип өстәде ул.

“Хөрмәтле ханымнар һәм әфәнделәр! Сезне Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә чакырам һәм "Automechanika 2016” күргәзмәсе ачылу белән котлыйм”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Вольфганг Марцин озатуында Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары "Automechanika 2016” күргәзмәсендә катнашучыларның тәкъдим ителгән стендларын карап әйләнделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100